ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан җитәкчелеге, федераль үзәктән ярдәм көтеп тормыйча, кризиска каршы актив чаралар күрергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Икътисадый советы утырышында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу утырышта республика министрлыклары, ведомстволары, эре предприятиеләре җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашты.
Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасының гомуми хакы 36 млрд. сумлык резидент компанияләренең яңа проектлары МИЗ Күзәтчелек советының чираттагы утырышында каралды. Утырышны Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстанның туризм өлкәсе алдында алга таба республикага туристлар агымын арттыру бурычы тора. Бу хакта бүген ТР Туризм буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә белдерелде, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук утырышта РФ Туризм буенча федераль агентылык җитәкчесе Олег Сафонов катнашты.

2015 елның 8 февралендә узган "Россиянең Чаңгы юлы - 2015" массалы чаңгы ярышларында Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты. Әлеге чара республиканың барлык рафон һәм шәһәрләрендә дә узды. Быел алар Сочида узган кышкы Олимпия уеннарыннан соң бер ел узуга багышланган иде.

Төп ярышлар Залесный бистәсендә "Кояшлы" легере территориясендә узды. Әлеге чара кысаларында VIP ярышлар, Казан шәһәренең төрле районнарында яшәгән кешеләр, югары һәм урта уку йортлары студентлары да катнашты. 

Бүген Стамбулда "Зур егермелек"кә керүче финанслар министрлары һәм Үзәк Банклар җитәкчеләре очрашачак. Алар нефть котировкаларының кимүе дөнья икътисадының үсешенә нинди йогынты ясавы буенча фикерләр белән алмашак. Шулай ук алар моңа кадәр узган саммитларда кабул иткәр карарларның үтәлешен дә тикшерәчәкләр. 

7
февраль, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасында 2015 елда күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт программасы буенча 39 муниципаль районда 999 күп фатирлы торак йортның 370ендә эшләр башланган.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

6
февраль, 2015 ел
җомга

Россия Федерациясе Президенты Антон Силуанов хәрбиләр пенсия ала башларга хокуклары булган хәрбиләрнең хезмәт вакытын арттыруны кирәк дип саный. 

"Менә карагыз әле, бездә бер миллион яшь, сәламәт ир-атларыбыз сакчы булып эшли, силовиклар турында әйтеп тә тормыйм. Һәр шлагбаум янында сакчы аны саклап тора. Хәрбиләр өчен, минемчә, аларның пенсия яшенә чыгу вакытын да арттырырга мөмкин. Егерме ел хезмәт иткән хәрбиләр еш кына 40 яшендә пенсионерларга әйләнә", - диде Силуанов РИА Новостига.

Финанслар министрлыгы янәдән бу мәсьәлә буенча фикер алышуны яңартырга тели. Әкеренләп кенә пенсия яшен ир кешеләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә 63 яшькә билгеләргә тәкъдим ителә.


5
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Премьер-министрлары Кәрим Масимов җитәкчелегендә Казахстан Республикасы делегациясе әгъзалары бүген Казан ИТ-паркында, «Эйдос» медицина фәне үзәге һәм Казан вертолетлар заводында булдылар. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең Казахстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников озата йөрделәр.

4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәбриз шәһәре мэры Садег Нәҗәфи әфәнде җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

«Казанда узучы Тәбриз мәдәният көннәре кысаларында Иран Ислам Республикасы делегациясен Татарстан башкаласында чын күңелдән сәламлим», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Иран коллегаларын якынлашып килүче бәйрәм – Иран Ислам Республикасының 36 еллыгы белән котлады.


3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының җитәрлек тәҗрибәсе бар инде һәм бүген аның эшчәнлегенә билгеле бер төзәтмәләр кертергә, киләчәк үсеше өчен стратегиясен корырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентылыгы коллегиясенең йомгак утырышында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International