ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2014 ел
җомга
2014 елның 1 гыйнварыннан әлегә хәтле бу өлкәдә гамәлдә булган 94 Федераль Законга алмашка дәүләт сатып лулары системасында контрактлы система турында төп нигезләмәләр үз көченә керде.  

2
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Үз фикерен белдереп сайламаган кешеләрнең пенсия җыелмалары 2014 елда тулаем күләмдә тарату системасына күчереләчәк. Әлеге кара РФ Хөкүмәте тарафыннан 2013 елның сентябрендә кабул ителгән иде.

31
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Хөрмәтле ватандашлар!
Яңа ел – көтеп алынган үзенчәлекле бәйрәм. Ул якты өметләр һәм яхшы кәеф, йомгак ясау һәм киләчәккә планнар төзү вакыты.

30
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышын уздырды.

26
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары “2013 елга, планлы 2014 һәм 2015 еллар чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Агымдагы ел бюджетына кертелә торган үзгәрешләр белән парламентарийларны ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин таныштырды. Яңа закон проекты белән, бюджетның керем өлешен 25,3 млрд. сумга арттыру көтелә. Аерым алганда, 2013 елның 11 ае буенча республика бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре буенча ТР бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәрен – 10,5 млрд. сумга, бюджетның керем өлешен федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан килгән өстәмә 15,9 млрд. сумга арттырырга тәкъдим ителә.


25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә (Казан, Кремль ур, 12) гражданнарны кабул итте. Чара   гариза бирүчеләр яши торган районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Гомумән, бүген гражданнарның бөтен мөрәҗәгатьләре мәктәпкәчә мәгариф уреждениеләре турында булды.  

Чаллыдан яшь ана 25нче торак микрорайонда балалар бакчасын ачу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Ул, аерым алганда, 90нчы елларда эшмәкәрләргә сатылган һәм хәзерге вакытта коммерция максатында файдаланыла торган элеккеге балалар бакчасы бинасын кулланып булганны хәбәр итте. 

Чаллы мэры Васил Шәехразиев бина хуҗалары белән беренче сөйләшүләр уздырылганы турында һәм әлеге бинаны сатып алырга һәм тиешле хәлгә кертер өчен акча кирәклеге турында хәбәр итте.  

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу максатка акчалар бүлеп бирүне  йөкләде, объект 2014 елның июль аена әзер булырга тиеш. Чаллының 25нче торак комплексында яңа балалар бакчасы 260 балалык булачак дип планлаштырыла.

Закон проекты ниегезендә, киләсе елның икенче кварталыннан Россия Федерациясендә ике төрле лотерея генә булачак - Бөтенроссия дәүләт лотереясе һәм Халыкара (ике һәм аннан күбрәк дәүләтләрдә уздырыла, шул исәптән РФ халыкара килешү ниегезндә Россия Федерациясендә дә).

24
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты, “Татнефть” ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов компания Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды (Казан, Ирек мәйданы,1).

Директорлар советы 2013 елның 11 ае эчендә “Татнефть” ААҖ бюджетын үтәү йомгакларын карады һәм 2014 елның гыйнварына һәм 1 кварталына бюджет раслады.

2013 елга геологик-разведка эшләренең башлангыч нәтиҗәләре турында һәм 2014 елга геологик-разведка эшләренең планнары турында нотык тыңланылды. “Татнефть” ААҖ 2013 елда 35 млн. тонна күләмендә сәнәгать категориясендәге нефтьнең чыгарыла торган запаслары артуны тәэмин итте.

Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 24 декабрьдә муниципаль район һәм шәһәрләренең финанслар органнарының җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәдә 2013 елда Татарстан Республикасының тупланма бюджеты үтәлеше вактытында уздырылган чараларны тәмамлау һәм шулай ук 2014 елга бюджет росписен формалаштыру буенча эшне төгәлләү мәсьәләләре каралды.  

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы интернет аша пошлиналар салынмаучы сатып алуларның чиген бүгенге көндә гамәлдә булган 1000 евродан 150 еврога кадәр киметергә тели, дип хәбәр итте журналистларга РФ Финанслар министры Антон Силуанов.

Узган елда әлеге тәкъдим белән Федераль Таможня Хезмәте җитәкчесе Андрей Бельянинов чыкка иде. Ләкин таможня әлеге җыемны салым рәвешендә федераль салым хезмәтенә администрацияләү өчен тапшырырга тәкъдим иткән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International