ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2013 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең транспорт министры Максим Соколов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт йортында узды, анда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнаштылар. 

Очрашуда катнашучылар Казандагы 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасының транспорт белән тәэмин ителеше нәтиҗәләрен билгеләделәр. Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Транспорт министрылгы һәм шәхсән Максим Соколовка Уеннарны әзерләү һәм уздыруда актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде. 

Яклар шулай ук Татарстан Республикасы транспорт комплексы үсешенең берничә перспектив проектлары турында фикер алыштылар.


23
август, 2013 ел
җомга
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2013 елның беренче яртыеллыгында эшчәнлек нәтиҗәләрен тикшерү буенча һәм 2013 елда бюджетка көтелгән кертемнәр буенча күрсәткечләр һәм 2014-2016 фаразлар буенча оешмалар белән киңәшмәләр дәвам итә.
Бүген “Газпром” ААҖ идарә рәисе Алексей Миллер Казанга эш визиты белән килде. "Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм башкалар каршы алды. Исегезгә төшерәбез, Алексей Миллерның Казанга килүенең төп сәбәбе - "Газпром" ААҖнең X җәйге Спартакиадасын ябу тантанасында катнашу.

Шулай ук Татарстанга эш визиты кысаларында “Газпром” ААҖ идарә рәисе Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына барачак, анда ул Болгар цивилизациясе музеен, Идел буе Богарының исламны кабул итүенә багышланган истәлекле билге, Ак мәчет һәм икмәк музеен карыячак.

ТР Дәүләт Киңәшчесе белән бергә Алексей Миллер "Газпром" ААҖ хәйрия ярдәме белән төзелгән Болгар шәһәренең тарихи музеенда Халыкара археологик тикшеренүләр үзәген ачуда катнашачак.

22
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Гомумән Татарстан мәгариф системасы үсешендә уңай динамика күзәтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф хезмәткәрләренең традицион август педагогика киңәшмәсендә белдерде.

Быел киңәшмәне уздыру урыны итеп Арча шәһәре сайланды.

Чараны ачып, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, киңәшмә эшендә республика хакимият органнары вәкилләре, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре предприятиеләр вәкилләре, фәнни һәм педагогик җәмәгатьчелек, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.

Утырыш on-line режимда интернет челтәрендә трансляцияләнә.


21
август, 2013 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 2013 елның 21 августында республиканың энергетика тармагы предприятиеләре һәм "Нәфис" компанияләр төркеме белән 2012-2013 елларда 1 яртыеллыкта эшчәнлек нәтиҗәләрен тикшерү, 2013 елда көтелүче күрсәткечләр һәм 2014-2016 елларга фаразлар тикшерелде. Киңәшмәләрдә шулай ук ТР Икътисад министрлыгы, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Тарифлар буенча ТР Дәүләт Комитеты, РФ ТР буенча Федераль салым хезмәте Идарәсе белгечләре дә катнашты.
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 2014 елга бюджет формалаштыру кысаларында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары вәкилләре белән киңәшмәләр дәвам итә. Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министры урынбасары Юлия Абдреева һәм Алла Анфимовада җирле бюджетларның чыгым өлешләре тикшерелә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күпләп сату тармакара агросәнәгать үзәге проекты инвестор компанияләре вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР авыл хуҗалыгы һәм сәүдә министры Марат Әхмәтов, FGN Capital фондының Директорлар советы рәисе Александр Халдей һәм башкалар катнашты. Искәртеп үтик, Напомним, күпләп сатуның тармакара агросәнәгать үзәге проектын "Яңа Тура" технополисы территориясендә гамәлгә ашыру планлаштырыла. 

Бүген ТР Хөкүмәт Йортында Россиянең V Халыкара икътисадый саммиты һәм ИХОның (Ислам хезмәттәшлеге оешмасы) 2013 елгы”KazanSammit”ына әзерләнү буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә оештыру киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә шулай ук ТР министрлыклары һәм ведомстволары, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, Татарстан таможнясы һәм “Казан” халыкара аэропорты вәкилләре, РФ Федерация Советы вәкиле Андрей Бакланов катнашты.

Искә төшерәбез, бу саммит ел саен Татарстан Республикасы башкаласында 2009 елдан уздырыла, быел ул Казанда 2-3 октябрьдә булачак.

20
август, 2013 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Финанслар министры урынбасары Сергей Сторчак дөнья икътисады һәм аерым илләр икътисады өчен 2008 елда булган кризис кабатланмыячак дип уйлый.

 

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков AECOM компаниясе вәкилләре - AECOM Россия һәм БДБ “Транспорт инфраструктурасы” юнәлеше директоры Владимир Аветисян һәм “AECOM Россия” идарәчесе Энтони Янг белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды, анда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов, Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Иршат Минкин, “Россия 2018” оештыру комитеты” коммерцияле булмаган автоном оешманың Казандагы бүлеге җитәкчесе Михаил Леонов һ.б. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International