РФ Финанс министры Антон Силуанов салым салуның гадиләштерергән системасы буенча керемнәрне җирле дәрәҗәгә тапшырган очракта төбәкләр бюджетлары өчен куркыныч яный дип саный.
РФ Финанслар министры Антон Силуанов кече һәм урта касебчелеккә Милли Байлык фонды хисабына кредит бирүне куркынычлы дип саный.
"Шулай да Милли байлык фонды акчалары ышанычлы активларга гына урныштырылырга тиеш, алар керемне һәм саклыкны тәэмин итә. Дөрес, кече һәм урта касебчелеккә кредитлар - алар югары рискка ия", - диде ул пәнҗешәмбе көнне узган РФ Хакимияте утырышында чыгыш ясап.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Kazansummit'13 халыкара икътисадый форумы кысаларында Төркия Республикасы делегациясе белән очрашты. Делегацияне Төркиянең Югары Милли мәҗлесе депутаты, Төркия Республикасының ПАСЕдагы вәкиле Мәүлет Чавушоглу җитәкли. Делегация составына шулай ук Искешәһәр провинциясе губернаторы Гүнгәр Азим Туна, Төркиянең эшлекле даирәләре вәкилләре кергән иде.
Татарстан Президенты Төркия белән Татарстан арасындагы сәүдә-икътисадый һәм гуманитар багланышларның шактый дәрәҗәдә үсешен канәгатьлек белән белдерде. Татарстанда эре Төркия компанияләре актив эшли, һәр ел яңа төрек инвесторлары өстәлеп тора.
Kazansummit халыкара инвестицион форум үзен Россияне ислам дөньясы белән якынайтучы мәйданчык буларак күрсәтте. Әлеге фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ачылган 5нче Kazansummit форумы кысаларындагы иртәнге эшлекле аш вакытында белдерде.
Эшлекле ашта чит ил бизнесы, дәүләт хакимияте вәкилләре, экспертлар катнашты.
Форум кунакларын сәламләп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit форумын эшмәкәрләр очрашуына бик әйбәт мөмкинлек икәнен билгеләп үтте.
РФ Финанслар министрлыгы тиешле закон нормаларын кабул иткәннән соң, киләчәктә банклар эчке базарларында ипотке портфелләрен генә секьюритизирлап калмас дип ышана. Бу турыда РФ Финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев "ВТБ Капитал" оештырган "Россия чакыра!" форумында чыгышы барышында хәбәр итте.
Россия Хокукында махсус финанс җәмәгатьчелеге дигән яңа аңлатма кертүче закон проекты Дәүләт Думасында беренче укылышта кабул ителде һәм бүген икенче укылышка әзерләнә диде ул.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды. Утырышта 2013 елның сигез ае эчендә “Татнефть” ААҖ бюджеты үтәлеше йомгаклары каралды һәм октябрьгә, быелның дүртенче кварталына бюджетлар расланды, компаниянең 2014 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеге фаразлары буенча фикер алышынды.