Татарстан Республикасында 1-25 августта уздырылучы "Мәктәпкә әзерләнергә булыш" хәйрия акциясе кысаларында, бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департменты хезмәткәрләре Лаештагы сукыр һәм начар күрүче балар өчен 3-4 типтагы махсус мәктәп-интернатта укучы балалар өчен канцелярия товарлары һәм 1-4 сыйныф укучылары өчен махсус өстәл-парталар китерде, болар барысы да хезмәткәрләрнең үз акчаларына сатып алынды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Союздаш дәүләтнең Дәүләт секретаре Григорий Рапота белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.
Яклар алдагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Исегезгә төшерик, кичә Казандагы сәфәре барышында, Григорий Рапота ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән Свияжск утрау-шәһәрчегенә барды.
Сүз киртәләү өчен дивар панельләре һәм эчке диварлар өчен панельләр эшләп чыгару буенча производство комплексын оештыру инвестицион проекты турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "МЕТТЭМ" компанияләре төркеме президенты Виктор Сапрыкин очрашуда сөйләштеләр.
Очрашу Татарстан республикасы Хөкүмәт Йортында үзды.
"МЕТТЭМ" компаниясе якынча инде 24 елдан артык эшләп килә, бүген компанияләр төркеменә егермегә якын инновацион проект керә (www.mettem.org). Киртәләү өчен дивар панельләре һәм эчке диварлар өчен панельләр эшләп чыгару буенча производство комплексын оештыру инвестицион проектын кече һәм урта бизнес субъектлары өчен шартлар тудырылган "Чистай" индустриаль паркы мәйданчыгында тормышка ашыру тәкъдим ителә.
Мексика Кушма Штатларының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рубен Бельтран белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу Татарстан Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды.
Илчене сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Мексика белән хезмәттәшлекне дәвам итү кирәклеге турында белдерде. Безнең хезмәттәшлек тәҗрибәсе бар инде, сезнең ил бизнесы белән багланышлар да урнаштырылган, хәзер аларны үстерү мөһим, дип әйтте ул.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә Татарстан республикасының Мексика Кушма Штатлары белән тышкы товар әйләнеше зур түгел, 2012 елда Мексикага күбесенчә вертолетлар җибәрелде, шулай ук нефть химиясе сәнәгате продукциясе.
Моннан тыш, фән һәм мәгариф өлкәсендә дә хезмәттәшлек бар - К(И)ФУ Мексиканың ике вузы белән хезмәттәшлек итә.
Мексика Кушма Штатлары белән перспектив юнәлешләр арасында Рөстәм Миңнеханов машина төзү өлкәсендә хезмәттәшлекне атады. Ул Татарстан территориясендә "КАМАЗ" ААҖ, "Форд-Соллерс" кебек предприятиеләр эшләгәнен искәртте.
Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонаның Күзәтү советы утырышында Россия һәм чит ил инвесторларының биш яңа проекты каралды. Утырыш ТР Хөкүмәт Йортында узды, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.
"Алабуга" МИЗ резидентлары «Интерскол» һәм «Алабуга-Моторс» компанияләре эшчәнлекләрен киңәйтәләр һәм "Алабуга" МИЗ территориясендә активлыкларын арттыралар. «Интерскол» техник-кертелмә эшчәнлек алып бара башлый һәм "Интерскоп инжиниринг үзәге" тармаклы инженер-сынау үзәген оештырачак, бу масштаблы тәҗрибә-конструктор эшен алып барырга һәм елына 15 яңа эшләнмәгә хәтле массалы җитештерүне башларга мөмкинлек бирәчәк. Инжиниринг үзәге "Синергия" индустриаль паркының бер модулендә ачылачак.
Үз чиратында, «Алабуга-Моторс» (махсус техника җитештерү) "Форд" автомобильләре һәм берничә башка марка махсус транспортларына базалы шассины өстәмә җиһазлау производствосын оештырачак: маршрут таксиларына, ашыгыч медицина ярдәме машиналарына, төреле санда сыйдырышлы балалалар йөртүче автобусларга, электро-автомобильләргә һәм газда эшләүче двигательле автомобильләргә.
РФ Хөкүмәте ит җитештерүне үстерү буенча региональ программага каралган 1,8 млрд. сумны төбәкләр арасында бүлде.
"Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешү дәрәҗәсенә карата субсидияләрне нәтиҗәле тоту ел саен бәяләнеп килә. Күрсәткечләр Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының Россия Федерациясенең югары башкарма дәүләт хакимияте органнары белән килешүендә каралган", - диелгән документка булган белешмәдә.
Татарстан әлеге масксатларга 2,5 млрд. сум акча алачак.