“Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә җитештерү урнаштыру мөмкинлеге турында бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм АВВ Директорлар советы рәисе Хубертус фон Грюнберг җитәкчелегендә АВВ компаниясе җитәкчелеге фикер алышты.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы (“Ленэкспо” комплексы, Санкт-Петербург) кысаларында узды.
ABB – электротехника, энергетика машиналары төзелеше һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә специальләшүче Швеция-Швейцария компаниясе.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстанны “Алабуга” МИЗның киләчәктә җитди үсеше кызыксындыра. Махсус икътисадый зона территориясендә 36 резидент компания теркәлгән, шуларның алтысы үз җитештерүен ачты, ел азагына кадәр монда тагын дүрт җитештерү мәйданчыгы эшләтеп җибәреләчәк.
2013 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча чираттагы утырышта "Дәүләт финанс контроле органнары тарафыннан уздырылучы анализ нәтиҗәләре һәм системалы тәртип бозу һәм җитешсезлекләр буенча нәтиҗәләр" һәм "Бюджет акчаларын, дәүләт милкен кулланганда коррупция мөмкинлеген ачыклау буенча методик тәкъдимнамә" каралды.
Утырыш нәтиҗәләре буенча коррупцияне булдырмау, финанс-бюджет тәртипне ныгыту һәм бюджет процессын бозуны булдырмау максатыннан әлеге документлар танышу һәм эшләрендә куллану өчен Финан министрлыгы һәм казначылык департаментының структур бүлекләренең җитәкчеләренә, белгечләренә җибәрелде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитетында “2013 елга һәм 2014, 2015 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында Закон проекты каралды. Комитет әгъзаларына бюджет проектын Татарстан Республикасы Финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте.
Бүген Казанга эш визиты белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец килде. Казан тимер юл вокзалында аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов каршы алды.
Эш визиты кысаларында Ольга Голодец Казанның кайбер мәгариф һәм медицина учреждениеләрендә булачак, Татарстан Республикасы Президенты белән Каазан Кремлендә очрашачак. Кичен РФ вице-премьеры “Ел табибы – Ак чәчәкләр” премиясен тапшыру тантанасында катнашачак. Ул Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәгендә узачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәте үз-үзеңә хезмәт күрсәтүче кибетләрдә товарларның җитмәвеннән чыгымнарны табышка салымны билгеләүдә тормышка ашырылмаган чыгымнарга кертү мөмкинлеген бирүче закон проекты буенча депутатларның тискәре фикерләре белән эшләргә тиеш.