ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2013 ел
җомга
РФ Финанслар министрлыгы РФ Оборона министрлыгы белән Хәрби кораллану дәүләт программасы буенча чыгымнарны бераз соңрак вакытка күчерү турында килеште, дип хәбәр итте РФ Финанслар министры Антон Силуанов.
Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Казанга эш визиты кысаларында Татарстан башкаласында Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага төзелгән кайбер объектларны карап чыкты. Аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов озата йөрде.

Аэропорттан "Ласточка" поездында килгән РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов тимер юл вокзалында төп бинаны карап чыкты һәм җир асты парковкасының ачылу көне белән кызыксынды. Компания җитәкчелеге сүзләренә караганда, ул 25 июньдә ачылачак.

"Кәҗә бистәсе" метрополитен станциясендә Игорь Шуваловка пассажирларны тикшереп чыгару системасын һәм мәгълүмат таблосын күрсәттеләр. Шуннан соң Россия Федерациясе беренче вице-премьеры метро поездында машинст кабинасында яңа линия буенча барды

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы физик затлар табышына салымнан (ФЗТС) кергән  кеременең бер өлешен муниципаль дәрәҗәдән региональ дәрәҗәгә бирергә тәкъдим итә, дип хәбәр итте журналистларга РФ Финанслар министры Антон Силуанов.

"Без ФЗТС кеременең бер өлешен җирле дәрәҗәдән субъект дәрәҗәсенә бирү җурында әйтәбез без", - диде А.Силуанов.

Бүгенге көндә региналь бюджетлар әлеге салымның 60% үзләрендә туплый, ә җирле бюджетлар исә 40%. А.Силуанов сүзләренчә, әлеге саннарны 70% һәм 30% дип үзгәртергә мөмкин.  


13
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2030 елга хәтле бюджет стратегиясен өч ай эчендә эшләп бетерергә кирәк дип белдерде бүген Россия президенты Владимир Путин. Шул ук вакытта социаль-икътисадый үсешнең озак вакытка фаразына да үзгәртүләр кертү дә кирәклеген ассызыклады ул.

РФ Финанслар министрлыгы 2016 елдан башлап федераль бюджетның балансына кагылышлы кыенлыклар чыгуын көтә икән, дип белдерде Президентның Бюджет Юлламасы турында фикер алышу вакытында РФ Финанслар министры Антон Силуанов. Моңа бәйле буларак Финанслар министрлыгы бүгеннән үк бюджетны беренче чиратта булмаган чыгымнардан "чистартырга" кирәк дип уйлый.
Россия быел G20 рәислеге кысаларында  халык өчен финанс хезмәте белән куллану мөмкинлеген арттыру , шулай ук  әлеге хезмәт белән кулланучыларның хокукларын яклау һәм халыкның финанс белемен өстәү буенча системалы якын килергә тәкъдим итә, дип хәбәр итте министр урынбасары Сергей Сторчак, пәнҗешәмбе көнне конференциядә чыгыш вакытында. 
Россия Федерациясе финанслар министры урынбасары Сергей Сторчак  Финанс базары торышы начараюрга нигезле сәбәпләр күрми, шул ук вакытта  2008 ел кризисы алдыннан булганча базарда белгечләр өчен сизелми торган үзгәрешләр булу мөмкинлеген кире какмый. 
Финанслар Министрлыгы РФ Премьер-министры Дмитрий Метведевтан 2018 елда футбол буенча Дөнья Чемпионатына әзерләнүгә чыгымнарны закон нигезендә чикләүне сорый.
Милли байлык фонды акчалары якын елларда Россия Пенсия фонды кытлыгын капларга тотылырга планлаштырылмый, дип хәбәр итте РФ Финанслар министры Антон Силуанов.
Финанслар министрлыгы Миллии байлык фонды акчаларын Үзәк Банк идарәсендә калдырыга тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International