ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2013 ел
җомга

Бүген Казанга, Татарстан башкаласына эш визиты белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин килде. "Казан" халыкара аэропортында ил башлыгын Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алдылар.

Владимир Путин эш визитының программасында Казандагы җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән спорт инфраструктурасының берничә объектын карау тора.


11
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 11 июньдә миниципаль район һәм шәһәрләрнең финанс органнары җитәкчеләре белән 2013 елның май аенда җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2013 елның июнендә көтелүче үтәлеше буенча киңәшмәләр узды.
Алдан әйтелүче исәпләүләр буенча, 2013 елның беренче яртыеллыгында РФ федераль бюджет профициты 306,88 млрд. сум, ягъни Тулай төбәк продуктының 1% тәшкил итте. Бу турыда Финанс министрлыгының рәсми кәгазьләрендә әйтелгән. 2012 елның шушы ук вактыныда федераль бюджет профициты 270,7 млрд. сум тәшкил иткән иде. Шулай итеп, бюджет профицитының еллык күрсәткече 13% артты.

10
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында ТР Премьер-министры И.Халиков карары буенча "Уңайлы мөһит" программасын тормышка ашыру мәсьәләләре тикшерелде. ТР фән һәм мәгариф, мәшгульлек һәм социаль яклау, сәламәтлек саклау министрлыклары вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә 2011-2015 елларда "Уңайлы мөһит" дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында 2014 елда инвалидларны һәм сәламәт баларны бергә укытучы мәгариф учрежденияләренең нигез базасы челтәрен формалаштыру каралды.
Бүген Татарстан Республикасы финанслар министры урынбасары Алексей Геннадьевич Шишкин үзенең 55-яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Казан финанс-икътисад институтын "Финанс һәм кредит" белгечлеге буенча тәмамлагач, ул Финанслар министрлыгына эшкә җибәрелә. Гади белгеч хезмәтеннән башлап, 1995 елда ул финанс министры урынбасары вазыйфасына билгеләнә.

РФ финанслар министрлыгы акчалата түләүләр буенча Үзәк Банк вәкаләтен чикләү турында тәкъдимнән баш тартырга риза һәм 2014 елның 1 гыйнварыннан аларны закон нигезендә 600 мең белән чикләүгә кайтырга риза, дип хәбәр итте "Прайм" агентлыгына РФ финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.

Иминият ставкалары 30%, тәшкил итүче хезмәт хакының еллык дәрәҗәсенең мөмкин булган күләме 568 мең сумнан 1 млн. сумга кадәр күтәрелүе бизнес өчен йөк булмыячак, дип хәбәр итте РФ финанслар министры Антон Силуанов.

Финанс министрлыгы әлегә федераль юл фондының керми калган керемнәрен каплау чыганаклары турында карар кабул итмәде, ләкин аларны аерым бер салымга бәйләү кирәклеген тапмый, чөнки сүз ставкалар күтәрү турында түгел, ә бюджеттан компенсация алу турында бара, дип хәбәр итте "Прайм" агентлыгына РФ Финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов.

РФ Хөкүмәте Финанслар министрлыгына юл фондын формалаштыру чыганаклары мәсьәләсен хәл итеп бетерергә кушкан иде.

РФ Финанс тотрыклылык буенча милли Советны Антон Силуанов җитәклиячәк, дип хәбәр итте Финанслар министрлыгы җитәкчесе урынбасары Алексей Моисеев "Прайм" агентлыгына.

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев 9 июль көнне финанс тотрыклылык буенча Милли Совет барлыкка китерү турында Карарга кул куйды.


9
июль, 2013 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында республика башлыгы Рөстәм Миңнехановның "Технополис"Новая Тура" проектының киләчәге мәсьәләсе буенча FGN Capital компаниясенең директорлар советы рәисе Александр Халдей белән рәсми очрашуы булды.

Очрашуда Технополис территориясенең киләчәк үсеше турында, аерым алганда, дүрт яңа сәүдә павильоны төзү, агропромкомплекс, логистика үзәге һәм ритейл-парк булдыру турында сүз барды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инвесторның "Новая тура"ның киләчәк үсеше буенча планнарын хуплады һәм республика өчен мөһим проектны гамәлгә ашыруда мөмкин булганча ярдәм итәргә әзер икәнлеген белдерде.

Үз чиратында, Александр Халдей республика җитәкчелегенә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде: «Без республика җитәкчелеге белән кулга кул тотынышып эшлүебезгә бәхетле, алар  инновацион технологияләрне гамәлгә ашыруда ярдәм итәләр һәм регионга яңа, цивилизацияле бизнес-стандартлар килүгә шартлар тудыралар».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International