Российсия Федерациясе һәм Франция арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр региональ дәрәҗәдә хезмәттәшлекне дәвам итәргә ярдәм итә, бизнес үсешенә шартлар тудыра. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Франциянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Жаном де Глиниасти белән очрашуда шуның турында игълан итте.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды, очрашуда Франция бизнесы вәкилләре делегациясе катнашты.
Кунакларны сәләмләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов Жан де Глиниастига Россиянең регионы буларак Татарстан Республикасына һәм үзара мөнәсәбәтләрне үстерүгә гадәттәгечә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. Безнең бердәм эшебез аркасында без күп проектларны гамәлгә ашыруга ирешәбез, дип әйтте Татарстан Президенты. Шул исәптән ул "Алабуга" махсус икътисадый зонадагы проект - Air Liquid компаниясе (Франция) заводын төзү турында искә төшерде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук 9 апрель көнне Парижда Air Liquid компаниясе һәм «ТАИФ» ААҖ арасында килешүгә имза салыначагы турында әйтте.
2014 елдан федераль бюджет проектын Россия Федерациясенең дәүләт программалары буенча формалаштыруга күчү белән бәйле булган бюджет классификациясендә үзгәрешләр чыгымнарның максатчан статьяларына кагылачак. Бу турыда Россия Федерациясенең Бюджет сәясәте һәм методология департаменты директоры Сергей Романов 29-30 мартта Казанда узган "Бюджет өлкәсендәге законнарның яңа алымнары һәм аларның бюджет процессына йогынтысы" темасына семинар-киңәшмә кысаларында ясаган чыгышында хәбәр итте.
Сергей Владимирович бюджет классификациясендәге үзгәрешләр турында бик җентекләп сөйләде.
"Бюджет өлкәсендәге законнарның яңа алымнары һәм аларның бюджет процессына йогынтысы" темасына семинар-киңәшмә эшенең икенче көнендә Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы урынбасары Алексей Лавров "Бюджет реформаларының проблемалары һәм киләчәктә торышы" доклады белән чыгыш ясады.
Шулай ук республикаларның социаль юнәлешле министрлыклар һәм финанс органнары белгечләре катнашында "түгәрәк өстәл" уздырылды.
2013 елның 29-30 мартында Казанда Россия Федерациясе Финанслар министрыгы вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов катнашында "Бюджет өлкәсендәге законнарның яңа алымнары һәм аларның бюджет процессына йогынтысы" темасына семинар-киңәшмә узды. Семинар эшендә РФ Финанслар министры урынбасарлары А.М.Лавров, Л.В.Горнин, В.А.Зеленский, С.В.Романов һәм федерация субъектларының финанс министрлары катнашты.
Россия финанслар министры урынбасары кипр кризисы турында "Простоквашино" сүзләре белән.
Акча Россиядән Кипрга гына агылмый. Февраль аенда гына да илебездән 6 миллиард доллар чыгарылган. Гыйнвар аенда киткән 10 миллиард долларны исәпкә алганда, инде бүген үк акча чыгуы буенча ел планы бер ярымга арткан.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Үзәк Банк 2013 елда илебездән 10 миллиард доллар чыгачак дигән фараз кылган иде. Ә хәзер - 16!
Россиядән акча ни өчен һәм кайда акканын Россия финанс министры урынбасары Алексей Моисеев аңлатырга тырыша.
Казан шәһәрендәге 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасына әзерлек график буенча җитәрлек дәрәҗәдә сыйфатлы бара. Бүген бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Физик культура һәм спортны үстерү советының Казанда узган утырышында белдерде. Совет эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, федераль министрлыклар һәм ведомстволар, спорт федерацияләре җитәкчеләре катнашты. Утырыш Универсиаданың Халыкара мәгълүмат үзәгенең яңа бинасында узды.
Утырышны ачып, Владимир Путин булачак Универсиада спорт объектларында бүген күргәннәренең барысы белән дә канәгать булуын билгеләп үтте. “Минем күңелем булды, Казан әкренләп Россиянең спорт башкаласына әверелә бара, минемчә. Гаять зур төзелеш алып барыла һәм ул тиз темпларда башкарыла, бар да план буенча бара һәм бу күңелгә ятышлы дияргә кирәк. Әмма ирешелгәннәр белән канәгатьләнмичә алга баруны дәвам итәргә, шуңа күрә дә башкарылганнарны тагын бер кабат игътибар белән карап чыгарга, киләчәк эшләрне барларга кирәк, - дип белдерде Россия Президенты.