ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2012 ел
дүшәмбе
Бүген бизнес һәм хөкүмәт эшчәнлеген алып баруның нәтиҗәлелеген үстерү өлкәсендә алдынгы дөнья эспертларының берсе доктор Ицхак Кальдерон Адизес Татарстан җитәкчелегенә лекция укыды. ТР Хөкүмәт Йортында лекцияне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары, федераль ведомстволар җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы вәкилләре тыңлады.

14
июнь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

2013 елга һәм 2014, 2015 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджетын һәм Татарстан Республикасының тупланма бюджетын формалаштыру буенча эш башлап җибәрелде. Татарстан Республикасы финанс министрлыгы Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы белән бергә 2013 елга һәм 2014, 2015 елдагы план чорына Татарстан Республикасы бюджет проектын һәм шушы ук елларга ТР мәҗбүри медицина иминиятләштерү фонды бюджетын әзерләгәндә закон проектларын, документ һәм материалларны әзерләү һәм карау Графигы раслады.


13
июнь, 2012 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында республика муниципаль берәмлекләренең финанс-бюджет палатасы вәкилләре белән киңәшмәләр узды. Очрашуда агымдагы елның биш аенда бюджет үтәлеше буенча туган сораулар тикшерелде.

29
май, 2012 ел
сишәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2011 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше каралды һәм агымдагы ел бюджетына үзгәрешләр кертелде. Республиканың төп финанс документы ничек үтәлде һәм быелгы бюджетны үзгәртүләр ни белән бәйле? Бу һәм башка әһәмиятле сорауларны без закон проектларын тәкъдим итүчегә – Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллинга юнәлдердек. Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2011 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше каралды һәм агымдагы ел бюджетына үзгәрешләр кертелде. Республиканың төп финанс документы ничек үтәлде һәм быелгы бюджетны үзгәртүләр ни белән бәйле? Бу һәм башка әһәмиятле сорауларны без закон проектларын тәкъдим итүчегә – Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллинга юнәлдердек.

"Ватаным Татарстан" газетасында чыккан әңгәмә.


28
апрель, 2012 ел
шимбә
Россия Федерациясе Финанс министрлыгы сайтында 2013 елга һәм 2014, 2015 елдагы план чорына Россия Федерациясе салым сәясәтенең төп юнәлешләре урнаштырылды.

26
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстанда финанс, казначылык һәм салым системасы нәтиҗәле эшли. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсенә нәтиҗә ясап белдерде.
Утырышта 2012 елның I кварталында Татарстанның консолидацияләнгән бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды. “Нәтиҗә уңай, җитди кисәтүләр юк”, - дип билгеләп үтте Татарстан башлыгы һәм бүген 2013-2015 елларга бюджет формалаштырыла, бу барлык министрлыклар, муниципалитетлар һәм финанс органнар өчен бик зур эш була дип өстәде.
ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин белдергән консалидацияләнгән бюджет керемнәре күрсәткечләре I кварталда 46,5 млрд. сум булуы начар түгел дип саный Президент.

6
апрель, 2012 ел
җомга

Бүген Казанда Росия финанс министрының урынбасары Сергей Шаталов Татарстанның нефть сәнәгате вәкилләре белән нефть тармагына бәйле салымнарга кагылышлы мәсьәләр буенча фикерләрне өйрәнде.

Мәсәлән, нефть тармагы өчен "60-66-90" системасының нәтиҗәләре тикшерелде. Исегезгә төшерәбез, "60-66-90" нефть һәм нефт продуктларына экспорт пошлинасы санауның яңа методикасы РФ Хөкүмәте карары белән узган елның 1 октябреннән гамәлгә керде.  


5
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе
4-5 апрельдә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында республика муниципаль берәмлекләренең финанс-бюджет палатасы вәкилләре белән киңәшмәләр узды. Очрашуда агымдагы елның өч аенда бюджет үтәлеше буенча туган сораулар тикшерелде.
Киңәшмәләрне Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Рифнур Сөләйманов алып барды.

3
апрель, 2012 ел
сишәмбе

РФ финанс министры Антон Силуанов нефтькә бәя югары булган очракта 2012 елга федераль бюджетның профицитлы үтәлү мөмкинлеген күздән чыгармый. "Тышкы икътисадый конъюктура шундый ук уңайлы калган очракта, бюджет профициты булырга мөмкин", - диде ул журналистларга. Шул ук вакытта министр булырга мөмкин профицит күләмен әйтмәде.

 


26
март, 2012 ел
дүшәмбе
Сентябрь башында Владивосток шәһәрендә Азия-Тын океан икътисади хезмәттәшлеге (АТЭС) илләре лидерлары саммиты узачак. Аның кысаларында планлаштырылган мөһим халыкара чараларның бер өлешен Казан да кабул итә. Шуларның берсе – АТЭС илләре казначылык системасын модернизацияләүгә багышланган семинар бүген “Костон”да ачылды. Чараны Федераль казначылык белән РФ Финанс министрлыгы Бөтендөнья банкы һәм АТЭС секретариаты булышлыгында оештырган. Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин рәислегендә узучы семинарда ТР Президенты вазифаларын башкаручы-Премьер-министр Илдар Халиков, Бөтендөнья банкы, Халыкара валюта фонды вәкилләре, АТЭС икътисади хезмәттәшллеге илләре – Малайзия, Тайвань, Вьетнам, Индонезия, Кытай, Таиланд, Сингапур, Бруней, Корея, Чили, Филиппин, Перуның казначылык органнары җитәкчеләре катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International