Бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” җәмгыятенең Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Директорлар советы утырышы каравына биш мәсьәлә чыгарылган иде.
“НИИграфит” ААҖ генераль директоры Евгений Маянов Татарстан территориясендә уртак производстволар төзү мөмкинлеген караучы перспектив проектлар хакында сөйләде. Әлеге институт илдә конструкцион углерод материаллар, чимал җитештерү буенча әйдәп баручы институтлардан санала. Озак еллар дәвамында биредә эшләнгән перспективалы материалларның зур өлеше хәрби максатларда гына файдаланылып килде. Евгений Маянов ассызыклаганча, бүген максат – институтның элекке еллардагы һәм яңа эшләнмәләренә киң кулланылыш өлкәләре табу. “Бүген тәкъдим итә торган эшләнмәләребезне Татарстан мәйданнарында гамәлгә ашыру перспективаларын күрәбез”, - дип ассызыклады ул. Бүгенге җыелышта тәкъдим ителгән шундый проектлар арасыннан графит нигезендә җитештерелгән углеродлы композицион материалларны, әлеге җепселләрне медицина максатларында куллануны, перспектив конструкцион графит җитештерү буенча Татарстанда чимал производствосы төзүне һ.б. атап үтәргә була. Аның ассызыклавынча, графит нигезендә җитештерелгән материал уникаль үзлеккә ия. Ул металлургиядә, химия, нефть химиясе, машина төзелешендә актив кулланыла. Эксплуатация вакытының зур булуы, термик яктан чыдамлыгы белән дә аерылып тора.
Россия президенты Владимир Путин РФ Икътисад үсеше министрлыгына энергетика министрлыгы белән бергә авыр чыгарышлы нефть һәм яңа урыннарны үзләштерү өчен уңай шартлар тудыру буенча эшне җанландырып җибәрергә кушты.
"Нефтькә килгәндә, сезнең министрлыгыгыз һәм энергетика министрлыгы, безнең төп компания җитәкчеләре белән бергә, яңа урыннарны үзләштерү өчен уңай шартлар тудырырга тиеш. Иске урыннар арыклана, яңа урыннарны, шул исәптән авыр чыгарышлыларны да үзләштетергә кирәк. Бу турыда без инде күп тапкырлар сөйләштек", - диде Путин икътисади үсеш министры Андрей Белоусов белән очрашу вакытында.
VII Россия-Сингапур бизнес-форумының “Россия һәм БДБ: каршылыкларны җиңү һәм мөмкинлекләрне эзләү” дип аталган өченче сессиясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышы белән ачылды.
Ил җитәкчелеге тарафыннан кабул ителә торган карарлар икътисадны оптимальләштерүгә, кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Төбәкнең икътисади үсеш күрсәткечләрен кыскача билгеләп, республикада машина төзелеше белән нефть, газ, химия комплексы яхшы үсеш ала, барлык социаль йөкләмәләлр башкарыла дип ассызыклады ТР Президенты.