ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2008 ел
сишәмбе
Хезмәткә түләүнең тармак системасын кертү максаты — хезмәт хакын эшнең нәтиҗәсе, аның  сыйфатына карап түләү. Әмма шул ук вакытта хезмәт хакы бүген бирелә торган эш хакыннан ким булырга тиеш түгел, дип белдерде ТР финанс министры Радик Гайзатуллин бүген ТР Министрлар Кабинетында хезмәткә түләүнең тармак системасына күчү мәсьәләренә багышланган матбугат очрашуында. Журналистлар белән очрашуда шулай ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР икътисад министры урынбасары, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева катнашты. 

29
май, 2008 ел
пәнҗешәмбе

2008 елның 1 гыйнварыннан норматив финанслауга күчү уңаеннан белем бирү учрежденияләре бюджет сметасынна өстәмә 512 млн сумга якын акча алачак. Бу турыда Чаллыда узган Татарстан Республикасының белем бирү учрежденияләредә норматив финанслауны кертү проблемаларына багышланган киңәшмәдә Радик Гайзатуллин белдерде.

  Татарстанның кайбер шәһәр һәм районнарында 2008 елның 1 июленнән хезмәт хакын тармаклы түләү кертеләчәк. Бу турыда бүген Чаллыда узган Татарстан Республикасының белем бирү учрежденияләредә норматив финанслауны кертү проблемаларына багышланган киңәшмәдә Радик Гайзатуллин белдерде.

28
май, 2008 ел
чәршәмбе

28 майда Казан Дәүләт Финанс - икътисад институты базасында мәктәпкәчә балалар өчен учрежденяләрдә норматив финанслауны практик куллану буенча өстәмә семинар узды. 

Семинарга  норматив финанслау белән шөгыльләнүче финанс органнары һәм мәгариф бүлеге белгечләре генә чакырылган иде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов күп фатирлы торак йортларында капиталь ремонт мәсьәләләре буенча видеоконференция реңимында чираттагы киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә ТР финанс министры Радик Гайзатуллин да катнашты.

 


27
май, 2008 ел
сишәмбе

Нефть секторына салым йөгенең кимүе милли байлык фондына керемнәр кимүенә һәм бюджет керемнәрендә чагылмыячак. Бу турыда, Президиум чыгарган карарны аңлатканда, РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары, финанс миистры Алексей Кудрин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан гражданнарны күчмә кабул итүнең расланган графигы нигезендә квартал саен финанс мәсьәләләре буенча гражданнарны мәгълүмати-консультацион кабул итү үткәрелә.

Бүген Татарстан Республикасы финанс министры эшлекле визит белән Мәскәү шәһәрендә.

26
май, 2008 ел
дүшәмбе

26 майда Казанда узган "Татнефть" Ачык Акционерлык Җәмгыятенең (ААҖ) директорлар Советының чираттагы утырышында "Татнефть" ААҖ 2008 елның I кварталында эшчәнлек нәтиҗәләре, Татарстаннан тыш, Рәсәй Федерациясендә һәм чит илләрдә проектларның томышка ашырылуы, 2007 ел нәтиҗәләре буенча акционерларның гомуми җыелышына әзерлек һәм башка мәсьәләләр каралды.

Республика Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә Кремльдә Татарстан Республикасы муниципаль район һәм шәһәр округлары җитәкчеләренең Совет утырышы узды.
ТР финанс министры Радик Гайзатуллин бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакын арттыру өчен чыганаклар табу темасына чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International