ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 5-6 сентябрьдә республика муниципаль шәһәр һәм районнарының 2013 елга җирле бюджетларын формалаштыру буенча финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр уза.

5
сентябрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Карнеги Меллон университетының архитектура факультетында “Разумное рабочее пространство” проекты белән танышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. ТР Президентын сәфәрдә ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Идел буе федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һ.б. озатып йөрде.

РФ Финанс министрлыгы 2012 елда федераль бюджетныж кытлыгы фаразын үзгәртте. Башта ул закон белән эчке тулай продуктыннан 0,1 булса, хәзер 0,2-0,3% булыр дип фаразлана, диде министрлык башлыгы Антон Силуанов чәршәмбе көнне журналистларга.
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында депутатлар агымдагы елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше белән танышты. Бу нисбәттән ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин хисап тотты.

Аның сүзләренә караганда, 2012 нче елның беренче яртыеллыгында Татарстан Республикасы бюджетына 82, 2 млрд. сум күләмендә керем кергән. Бу 2012 елга бюджет турында Закон тарафыннан расланган фараз күрсәткеченең 57 проценты дигән сүз.

Россия Федерациясе энергетика министрлыгы авыр чыгарышлы нефть запаслары өчен кулланылучы ташламалар буенча законга төзәтмәләр кертү буенча үзгәртәләр проекты әзерләде.

3
сентябрь, 2012 ел
дүшәмбе
“Мирас-Наследие” республика программасын 2013-2016 нчы елларда тормышка ашыру эшенә 1 миллиард сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәт Йортында программаны әзерләү мәсьәләсе буенча уздырган киңәшмә барышында шундый мәгълүмат әйтелде.

Шулай ук киңәшмәдә ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан мәдәният министры урынбасары Светлана Персова катнашты.

2012 елның август ае нәтиҗәләре буенча Urals маркалы нефтькә уртача бәя 113,10 доллар/баррель өчен тәшкил итте. 2011 елның август ае белән чагыштырганда бу 3,3% күбрәк, ул вакытта уртача бәя 109,49 доллар/баррель өчен тәшкил иткән иде. Бу турыда РФ Финанс министрлыгы белгече Александр Сакович хәбәр итте.

1
сентябрь, 2012 ел
шимбә
Татарстан Республикасы финанс министрлыгы "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" исемле республика хәйрия акциясендә катнашты. Әлеге акция кысаларында Татарстан Республикасы финанс министрлыгы һәм Казначылык департаменты хезмәткәрләре җыйган акчага Лаештагы сукыр һәм начар күрүче балалар мәктәбендә сәламәтләнедрү физкультурасы бүлмәзе өчен спорт җиһазлары сатып алынды.

РФ Финанс министрлыгы пенсинең тупланма өлешенә кагылышлы фикерен үзгәртми. Аны кыскартырга да, бетерергә дә ярамый, диде журналистларга шимбә көнне Россия финанс министры Антон Силуанов.

"Тупланма өлешкә кагылмаска дигән позциябез згәрешсез кала", - диде ул.


28
август, 2012 ел
сишәмбе
2012 елның 28 августында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында өстәмә белем бирү учрежденияләрендә автоматлаштырылган система кертү буенча видео элемтә ярдәмендә киңәшмә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International