ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Татарстан Республикасы кече нефть компанияләре эшчәнлеге йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары буенча кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә ТР Хөкүмәте Йортында узды.

«Махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнар гаиләләренә һәм махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә һәлак булган (вафат булган) гражданнар гаиләләренә ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022елның 20 октябрендәге 1122 санлы карары нигезендә мобилизацияләнгән гражданнар гаиләләрендәге балаларга түләүсез нигездә балалар сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар бирелә.

Ел саен Татарстан Республикасында балаларны савыктыру лагерьларында хокук тәртибен тәэмин итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен саклау өчен хосусый сак предприятиеләрен җәлеп итүгә шктый күләмдә акчалар бүлеп бирелә.

Ел саен Татарстан Республикасында «Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру» төбәк проекты гамәлгә ашырыла, ул балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләнүен оештыру өчен кирәкле шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

2024 елдан спорт әзерлегенең өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы физкультура спорт оешмаларының яшь белгечләрен эшкә урнаштырганда хуҗалык эшләрен яхшыртуга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү арттырылачак.

2024 елда банклар клиентларына беренче тапкыр 2023 елда кертемнәрдә эшләгән акчаларыннан физик затлар керемнәренә салым түләргә туры киләчәк. Федераль салым хезмәте банклардан барлык депозитлар буенча һәр вкладчының кереме турында бөтен мәгълүматны алган.

Татарстан Республикасында педагогик хезмәткәрләргә - мәгариф оешмаларында эшләүче яшь белгечләргә ай саен түләүләр бирелә. Әлеге максатларга 2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында 104 705,4 мең сум каралган.

2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында гомуми белем бирү инфраструктурасын модернизацияләүгә 1 615,0 млн.сум күләмендә акча каралган, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбенә – 1 308,2 млн. сум, Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбенә – 306,8 млн. сум.


27
февраль, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 27 февралендә «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова 2024 елның гыйнварында Татарстан Республикасының салым һәм салым булмаган керемнәр буенча берләштерелгән бюджеты үтәлешен бәяләде.

2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында гражданнарның үзара салым акчаларын җәлеп итеп гамәлгә ашырыла торган җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча чараларны гамәлгә куюга 1 352,1 млн.сум күләмендә акча каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International