ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы 2024 елга һәм 2025-2026 елларның план чорына федераль бюджет проектын I укылышта кабул итте.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2023 елда яңартылган «Безнең яңа укытучы» грантына конкурс сайлап алуының нәтиҗәләре ясалды. Грант алуга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан муниципаль һәм дәүләт гомуми белем бирү оешмаларының югары белемле яки урта һөнәри белемле, грантка гариза биргән вакытта 35 яше тулмаган һәм белгечлеге буенча педагогик эшчәнлек стажы өч елдан артмаган педагогик хезмәткәрләре дәгъва итә ала.

2023 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.


24
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

2022 елда федераль бюджетка яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашырудан кергән салым керемнәре суммасына бюджет кредитлары буенча бурычларны исәптән чыгару мөмкинлеге 12 төбәккә бирелде. Боерыкны Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды, анда парламентарийлар 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проектын хупладылар. Закон проекты беренче укылышта карау өчен тәкъдим ителә.


23
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2023 елның 9 аенда республиканың берләштерелгән бюджетына керемнәр күләме 395,5 млрд.сум тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә 2023 елның 9 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары белән таныштырды һәм 2023 ел ахырына кадәр Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында сөйләде.


19
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Дәүләт Советында «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» республика законы проекты буенча парламент тыңлаулары узды. Республиканың төп финанс законын тикшерүдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Дәүләт Советы депутатлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты. Парламент тыңлауларын Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин үткәрде.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Закон проекты бюджетның керем өлешен 56,4 млрд. сумга арттыруны күздә тота.


18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзалары 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проектын тикшерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International