ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан учреждениеләргә шәхси счетның торышы турында белешмә (өземтә) бирүнең яңа функционалы кертелде. Хәзер электрон-цифрлы имза штампы белән белешмәнең (өземтә)  басма формасын турыдан-туры бюджет үтәлеше системасында алырга мөмкин. “АЦК-финанслар” “Документлар – Учреждениеләр хисаплары” менюсында.


6
ноябрь, 2023 ел
дүшәмбе

2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына бюджет турында федераль закон проектында «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасына өлкәннәр һәм инвалидлар өчен яңа интернат йорты төзүгә 2026 елга барлыгы 172,5 млн.сум акча каралган.


2
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс законына төзәтмәләр 10 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннары документ икенче укылышта каралачак.

2023 елның 9 октябрендә Татарстан Рәисе Дәүләт Советына бюджет юлламасын кертте. Республика бюджеты беренче укылышта 2 ноябрьдә каралачак.


1
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 9 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан 59,0 млрд сум (планлы билгеләнешләрдән 87,4%) бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән дотация – 214,3 млн сум (100%), субсидияләр – 31,5 млрд сум (84,8%), субвенцияләр – 5,1 млрд сум (74,1%), башка бюджетара трансфертлар – 21,5 млрд сум (95,7%), федераль фондлардан керемнәр – 661,9 млн сум (84,8%).

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан 2023 елга 99,6 млн. сум, 2024 ел – 110,3 млн. сум күләмендә кимендә 15 квадрат метр мәйдан биләгән туристлар өчен ел әйләнәсендә уңайлы һәм имин өчен шартларда җиһазландырылган модульле урнаштыру чараларын (глэмпинглар) төзүгә федераль бюджеттан субсидияләр бүленеше җиткерелде.

Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2023 елның гыйнвар-октябрендә баррель өчен $61,84 күләмендә формалашкан, 2022 елның гыйнвар-октябрендә ул баррель өчен $79,57 булган.


31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

 «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты демографик факторына бәйле рәвештә укучылар саны арту сәбәпле, гомуми белем бирү оешмаларында яңа урыннар булдыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында түбәндәге объектлар файдалануга тапшырылды:


27
октябрь, 2023 ел
җомга

ТР Финанс министрлыгында Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашында муниципалитетлар белән видеоконференция режимында киңәшмә узды.

2023 елның 27 октябрендә Р.Н. Миңнеханов рәислегендә «2023 елның 9 аенда Татарстан Республикасының кече нефть компанияләре эшчәнлеге йомгаклары һәм 2023 ел ахырына кадәр бурычлары турында» мәсьәлә буенча киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International