ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы узды, анда депутатлар 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проектын хупладылар.

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты һәм Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында закон проектларын тикшерделәр. 


17
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында 2024 елга, 2025-2026 еллар план чорына Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты проектын һәм 2024-2026 елларга Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше фаразын тикшерү буенча киңәшмә узды.

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда депутатлар 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына ТР бюджеты турында закон проектын, шулай ук гамәлдәге экологик һәм җир законнарына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан республика һәм федераль закон проектларын тикшерделәр. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Бүген Дәүләт Советында Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проектын тикшерделәр.

Бүген ТР Юстиция министрлыгында Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының күчмә утырышында депутатлар «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын хупладылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова катнашты. Утырышны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин үткәрде.


16
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Парламентның профильле комитетларында «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын тикшерү башланды. Бүген республиканың төп финанс законы проекты Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

2023 елның 15 сентябреннән 14 октябренә кадәр күзәтү чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен $83,35, яки тоннага $608,4 тәшкил иткән. North Sea Dated нефть бәясе шул ук чорда – $93,43.


14
октябрь, 2023 ел
шимбә

 «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында илнең төп байлыкларының берсе – Россия урманына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, җәмгыятьнең игътибарын урманнарны саклау һәм яңадан торгызу проблемаларына җәлеп итү максатларында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм Казначылык департаменты хезмәткәрләре Лаеш муниципаль районында Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә урман утыртуда катнаштылар.


13
октябрь, 2023 ел
җомга

Сессия катнашучыларның сорауларына кире элемтә аша бизнес-мәсьәләләрне чишүнең төркем технологиясен үз эченә ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International