«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге яшь эшкуарлар өчен уникаль белем бирү программасы тәкъдим итә: «Яшьләргә бизнес» программасында катнашучылар үз эшләрен үстерү өчен 100 000 сумнан 500 000 сумга кадәр грантка гариза бирү мөмкинлеге алачак.
Бүген Татарстанда 2 млн 67 мең кв. метр торак сафка кертелгән. Бу еллык планның 70% диярлек. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Агымдагы елның 1 мартына кече һәм урта эшкуарлыкка кредит бирүнең «зонтик» механизмы буенча дәүләт гарантияләре күләме 107 млрд сумга җиткән, бу бизнеска 215 млрд сумлык заемнар җәлеп итәргә мөмкинлек биргән.
Россия Финанс министрлыгы хәзерге вакытта бюджет кагыйдәсен үзгәртергә теләми, әмма бюджет чыгымнарын төзәтү кирәк булганда кайбер тайпылышлар мөмкин. Бу хакта министрлык башлыгы Антон Силуанов белдерде.
Россия Финанс министрлыгы федераль бюджетка һәм РФ бюджеттан тыш дәүләт фондлары бюджетларына караган бюджет классификациясе кодларының яңа исемлеген раслады. 2023 елның 1 июненнән тиешле 80н санлы боерык министрлыкның рәсми сайтында бастырылган.
Татарстан Россия субъектларында инвестицион климат торышының Илкүләм рейтингы нәтиҗәләре буенча Мәскәүдән соң 2 урынны алды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәккә Россия субъектларында инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында югары планканы сакларга ярдәм итүче өч мөһим юнәлешне атады.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник инфраструктураны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программалары буенча эшләр барышы турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
РФ Финанс министры урынбасары Алексей Сазанов Петербург халыкара икътисади форумы барышында хәбәр иткәнчә, Финанс министрлыгы гомуми туклануның кече һәм урта предприятиеләре өчен кулланыла торган өстәмә кыйммәткә салымнан азат итү режимын башка тармакларга җәелдерергә әзер.
157н номерлы инструкциянең яңа редакциясе 2023 елның 1 гыйнварына исәпкә алынган объектлар буенча аналитик исәпкә алуга яңа таләпләр куя. Аерым алганда, 2023 елның 1 гыйнварыннан дебитор һәм кредитор бурычлары буенча исәп-хисапларны аналитик исәпкә алуны: