Агымдагы елның 9 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан 59,0 млрд сум (планлы билгеләнешләрдән 87,4%) бюджетара трансфертлар керде, шул исәптән дотация – 214,3 млн сум (100%), субсидияләр – 31,5 млрд сум (84,8%), субвенцияләр – 5,1 млрд сум (74,1%), башка бюджетара трансфертлар – 21,5 млрд сум (95,7%), федераль фондлардан керемнәр – 661,9 млн сум (84,8%).
Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан 2023 елга 99,6 млн. сум, 2024 ел – 110,3 млн. сум күләмендә кимендә 15 квадрат метр мәйдан биләгән туристлар өчен ел әйләнәсендә уңайлы һәм имин өчен шартларда җиһазландырылган модульле урнаштыру чараларын (глэмпинглар) төзүгә федераль бюджеттан субсидияләр бүленеше җиткерелде.
Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2023 елның гыйнвар-октябрендә баррель өчен $61,84 күләмендә формалашкан, 2022 елның гыйнвар-октябрендә ул баррель өчен $79,57 булган.
«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты демографик факторына бәйле рәвештә укучылар саны арту сәбәпле, гомуми белем бирү оешмаларында яңа урыннар булдыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында түбәндәге объектлар файдалануга тапшырылды:
ТР Финанс министрлыгында Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре катнашында муниципалитетлар белән видеоконференция режимында киңәшмә узды.
2023 елның 27 октябрендә Р.Н. Миңнеханов рәислегендә «2023 елның 9 аенда Татарстан Республикасының кече нефть компанияләре эшчәнлеге йомгаклары һәм 2023 ел ахырына кадәр бурычлары турында» мәсьәлә буенча киңәшмә узды.
Дәүләт Думасы 2024 елга һәм 2025-2026 елларның план чорына федераль бюджет проектын I укылышта кабул итте.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2023 елда яңартылган «Безнең яңа укытучы» грантына конкурс сайлап алуының нәтиҗәләре ясалды. Грант алуга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан муниципаль һәм дәүләт гомуми белем бирү оешмаларының югары белемле яки урта һөнәри белемле, грантка гариза биргән вакытта 35 яше тулмаган һәм белгечлеге буенча педагогик эшчәнлек стажы өч елдан артмаган педагогик хезмәткәрләре дәгъва итә ала.
2023 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.
2022 елда федераль бюджетка яңа инвестиция проектларын гамәлгә ашырудан кергән салым керемнәре суммасына бюджет кредитлары буенча бурычларны исәптән чыгару мөмкинлеге 12 төбәккә бирелде. Боерыкны Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин имзалады.