ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2022 елның 24 ноябрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган семинар оештырылды. Ул дәүләт хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм аны җайга салу тәртибе турындагы законнар таләпләрен үтәүне тәэмин итү, шулай ук дәүләт хезмәткәрләренә коррупциягә каршы тору максатларында билгеләнгән чикләүләрне, тыюларны үтәү мәсьәләләренә багышланды.

Дәүләт Думасы 2023 елга һәм 2024-2025 елларның планлы чорына федераль бюджет турындагы канунны өченче, соңгы укылышта кабул итте.


23
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 29 ноябрендә 14:00 сәгатьтә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы җитәкчелеге шәхси мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итүне үткәрәчәк.


22
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бюджет проектына барлыгы 750 төзәтмә бирелгән, шуларның 605 төзәтмәсе кабул ителгән. Яңадан бүленә торган акчаларның гомуми күләме (шул исәптән резервланган) 2 трлн сум тәшкил итте, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты башлыгы Андрей Макаров.


21
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Коммерциягә карамаган оешмаларга кече һәм урта бизнес вәкилләрен укытуга бирелгән бюджеттан субсидияләр табышка салым базасына кертелмәячәк, ә хезмәтләр күрсәтү өстәлгән бәягә салымнан азат ителәчәк, дип аңлашыла бюджет буенча Дума комитеты хуплаган закон проектыннан.


19
ноябрь, 2022 ел
шимбә

Татарстан төзүчеләре торак тапшыру буенча еллык планны арттырып үтәгәннәр. Бүгенгә 2 млн. 990 мең квадрат метр тапшырылган, бу планлаштырылган күрсәткечләрдән 8,5%ка күбрәк. Индивидуаль торак төзелешенә гомуми күләмнән – 2 млн. 137 мең кв. метр, күп фатирлы инвестицион торак - 747 мең кв. метр, социаль ипотекага 105,8 мең кв. метр туры килә. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңзшмәсендә бу хакта ТР төзелеш, архитектура һ ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

 


18
ноябрь, 2022 ел
җомга

2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына республика бюджеты турында закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында икенче укылышта һәм тулаем алганда кабул ителде, документ якын арада Татарстан Президентына кул куюга юнәлдереләчәк, шуннан соң республика законы статусын алачак.


17
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты парламентның түбәнге палатасына 2023-2025 елларга федераль бюджет проектын икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте. Дәүләт Думасы бюджет проектын 22 ноябрьдә икенче укылышта караячак.


16
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 15 октябреннән 2022 елның 14 ноябренә кадәр мониторинг чорында Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен $71,1, яки тоннага $519,2 тәшкил иткән.


15
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген финанс министры Радик Рәүф улы Гайзатуллин Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды. Көн тәртибендә ике сорау бар иде:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International