Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проекты бүген алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының дүртенче утырышында беренче укылышта кабул ителде. Республиканың төп финанс документына төзәтү-тәкъдимнәр 3 ноябрьгә кадәр кабул ителә, аннан соң документ икенче укылышка чыгарыла.
Дәүләт Думасы 2020 елга һәм 2021-2022 еллар планлы чорына федераль бюджет проектын беренче укылышта кабул иткән.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ТР Инвестиция советы һәм “Чистай” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә (ТОСЭР) эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзүгә гаризаларны карау буенча комиссиянең уртак утырышында катнашты.
Күрсәтелгән рейтинг Россия Федерациясе өчен милли шкала буенча бурыч түләүгә сәләтлелекнең иң югары дәрәҗәсенә туры килә.
Татарстан Республикасында 18 октябрьгә 1 млн. 836,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 75,7%ын тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин шул хакта хәбәр итте.
Бүген ТР Хөкүмәт йортында 2019 елның 9 аенда Татарстан Республикасы тупланма бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2019 ел азагына кадәр республиканың финанс системасы органнарының бурычлары турында Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин республика киңәшмәсендә сөйләде.
Дәүләт Думасы беренче укылышта 2020 елда федераль бюджет чараларының калган өлешен куллану үзенчәлекләрен беркетүче закон проектын кабул итте. Закон проекты хөкүмәт тарафыннан инициацияләнгән һәм 2020 елга федераль бюджет проектын озата баручы документ булып тора.
2019 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Россия Федерациясенең дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия һөнәри берлегенең бердәм хисап-сайлау кампаниясе кысаларында барлык дәрәҗәләрдәге сайланулы профсоюз органнары вәкаләтләре срокларына бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының беренчел профсоюз оешмасының профсоюз-сайлау конференциясе булды.
Бүген Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында 2020-2022 елларга республика бюджеты хакында фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм аның урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.