2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 400 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 16 млн. 508 мең сумлык 418 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы нигезендә 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы тору көне (International Anti-Corruption Day) дип игълан ителде.
2018 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2018 елның гыйнвар-ноябрендә җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2018 елда җирле бюджетларның көтелүче үтәлеше мәсьәләләре буенча киңәшмәләр узды.
Гыйнвар-октябрь йомгаклары буенча Россия икътисады якынча 1,7%ка үсте, цифра зур түгел, ләкин үсеш дәвам итә һәм 2021 елда аны 3% дәрәҗәсенә чыгару максаты саклана. Бу хакта РФ премьер-министры Дмитрий Медведев хәбәр итте.
Узып барган ел Россия икътисады өчен шактый уңай булды. Бу хакта РФ премьер-министры Дмитрий Медведев хәбәр итте.
Россия икътисадына тышкы шоклар саклана, нефтькә бәяләрне алдан әйтеп булмый һәм алар волатиль. Бу хакта премьер-министры Дмитрий Медведев хәбәр итте.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Чаллы” өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә гаризалар карау буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
“Fitch Ratings” Халыкара рейтинг агентлыгы Татарстан Республикасы кредит рейтингын “BBB-“ дәрәҗәсендә раслады, фараз “уңай.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2019 елда WorldSkills («Ворлдскиллс») дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитетының чираттагы утырышын уздырды.
Татарстанда күп фатирлы йортларда капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру барышы турында бүген республика кидәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.