Россия Федерациясе федераль бюджеты профициты агымдагы елда тулаем эчке продуктның 2,1% тәшкил итәчәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясе барышында хәбәр итте.
Өстәмә кыйммәткә салым (НДС) ставкасын үзгәртү шул исәптән бюджетның нефть-газ булмаган дефицитын киметү өчен дә кирәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин җиткерде.
РФ икътисад төзелешен үзгәртми тулаем эчке продуктның алга таба кирәкле зур үсешен тәэмин итеп булмый. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин хәбәр итте.
Бүген Дәүләт Советы утырышында 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче һәм өченче укылышта кабул ителде. Парламентарийлар өстәмә кергән чараларны федераль максатчан программаларны финанслашуга һәм республика максатчан программаларын гамәлгә куюга, бюджет учреждениеләренең кредитор бурычын каплауга, социаль әһәмиятле, мәдәни-спорт чараларын уздыруга юнәлтәчәк.
Дәүләт Думасы РФ Хөкүмәте инициативасы булган бюджет барышы кысаларында салым льготаларын һәм азат итүләрне контролдә тоту, исәпләү һәм бәяләү процедураларын системалаштыру һәм регламентлаштыру турында закон проектын икенче укылышта кабул итте.
Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узды.
Торак комплексы объектларына һәм социаль-мәдәни өлкә объектларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру турында бүген республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
15 декабрь көнне Казан ратушасында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узачак. Ул "2018 елда Татарстан Республикасы тупланма бюджетының көтелгән үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2019 елга бурычлары"на багышланачак.
Хөкүмәт Бюджет кодексына төзәтмәләр кертергә планлаштыра. Алар төбәкләрнең финанс тотрыклылыгын һәм бюджет тәртибен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Хөкүмәт утырышында Россия премьер-министры Дмитрий Медведев хәбәр итте.
2018 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Президенты күрсәтмәсе нигезендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында 12.00 сәгатьтән башлап, 20.00 га хәтле Гомумроссия халыкны кабул итү көне узачак.