2018 елның 30 ноябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән чираттагы киңәшмә узды.
Чарада Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салымнар буенча бурычларны киметүдә муниципалитетлар белән берлектә башкарылган эш мәсьәләләре тикшерелде.
Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Идел буе федераль округында РФ субъектларының милек һәм җир мөнәсәбәтләре өлкәсендәге Башкарма хакимият органнары ассоциациясе һәм ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясенең уртак утырышында катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” коммерциячел булмаган оешманың күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында ТР территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советының 2018 елның 9 аендагы нәтиҗәләре буенча утырыш үтте.
Рубль курсы нефтькә бәяләрнең динамикасына бәйле түгел диярлек. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов җиткерде.
Максатларны һәм бурычларны төгәл билгеләү, эшмәкәрлек һәм төбәкләр белән тыгыз эш, шулай ук Хөкүмәт эчендә бурычларны катгый кую Президентның 2018 елгы май указын гамәлгә куюның үзенчәлеген билгелиячәк. Бу хакта “ВТБ Капитал”ның “Россия чакыра!” инвестицияле форумының пленар утырышында беренче вице-премьер, финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
Инвестицияләр үсеше өлешендә Президент указын үтәү кысаларында төбәкләргә билгеле бер KPI куелачак. Шуның буенча төбәк хакимиятенең эше нәтиҗәлелеге бәяләнәчәк. Бу хакта Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Орешкин “Россия чакыра!” инвестицияле форумның пленар сессиясендә чыгышы вакытында хәбәр итте.
Инвесторлар Россия икътисадый сәясәтенең фаразлап булучанлыгына һәм тотрыклылыгына, иртәгесе көнгә ныклы ышаныч белдерә, бу хакта төп капиталга инвестицияләр күрсәткечләре, тулаем эчке продуктның алга киткән темплары сөйли. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.
Россия дәүләт әҗәтенә ихтимал булган санкцияләрнең күңелле яклары РФ өчен дә, инвесторлар өчен дә аз булачак. Бу хакта беренче вице-премьер, РФ финанс министры Антон Силуанов хәбәр итте.
Россия икътисады катлаулылыкка яраклаша, үзен ышанычлы хис итә, үзенең эчке үсешенә шартлар тудыра. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин җиткерде.