ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Кичә Дубайда VII Eллык инвестицион форум кысаларында "Татарстан - БГӘ: сәүдә-инвестицион хезмәттәшлек" бизнес форумы узды. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.


31
март, 2017 ел
җомга

2017 елның 31 мартында видеоконференция режимында муниципалитетлар белән Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салымнар бурычларын киметүдә эш мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Кичә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Татэнерго” АҖ директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.


30
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Пивоварня Москва-Эфес» АҖ җитәкчелеге белән очрашты.


29
март, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 2017 елның 28-29 мартында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән 2017 елның гыйнвар-февралендә җирле бюджетларның үтәлеш күрсәткечләрен һәм 2017 елның март аенда көтелүче күрсәткечләрен тикшерү буенча киңәшмәләр узды.

Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Оренбургта булды. Хөкүмәт башлыгы Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты.  Чарада катнашучылар криминаль һәм “яшерен” икътисад белән көрәштә федераль һәм төбәк хакимияте органнарының нәтиҗәле хезмәттәшлек чаралары турында фикер алышты.


28
март, 2017 ел
сишәмбе

РФ Хөкүмәте бюджет хезмәткәрләренең эш хакларын «Мир» карталарына этаплы күчерүне хуплый. Ул 2017 елның икенче яртыеллыгыннан башланырга мөмкин. Бу хакта Россия банклары ассоциациясе конференциясендә РФ финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов җиткерде.

2017 елның 28 мартында Татарстан Республикасы финанс министрлыгында 2017 елның гыйнвар-март айларында җирле бюджетның үтәлешенә багышланган муниципаль районнар һәм шәһәр округларының финанс органнары җитәкчеләре белән очрашулар узды.


27
март, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы финанс министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең чираттагы аттестациясе узды. Хезмәткәрне аттестацияләү нәтиҗәләре буенча аттестация комиссиясе 9 кешене биләгән граждан хезмәте вазыйфасына җавап бирә дип тапты, 2 кешене шулай ук вазыйфаи үсеш тәртибендә хезмәткә кертүгә тәкъдим итте.


24
март, 2017 ел
җомга

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International