Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Президент Россия Федерациясе Генераль прокуроры Юрий Чайка рәислегендә үткән киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә заказчылар тарафыннан Ерак Көнчыгышта, Идел буенда, Себер һәм Урал федераль округларында дәүләт һәм муниципаль контрактларны башкарганда йөкләмәләрне канун нигезендә вакытында түләү мәсьәләләренә багышланды.
Россиягә кызу темплар белән ел саен 5-6 процентка хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга кирәк, дип белдерде Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча Советның утырышында Россия Президенты Владимир Путин. Аның сүзләренчә, бу өлкәдә күрсәткечләре буенча Россия алга киткән илләрдән ике тапкырдан артыгракка калыша, ә бу өлкәдә берни эшләмәгән вакытта бу аерма тагын да зураерга мөмкин.
Бүген кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү икътисадый үсешнең төп факторы. Әлеге юнәлеш инвестицияләрне җәлеп итү мөмкинлекләре һәм административ каршылыкларны киметү белән бер рәттән Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый стратегиясендә теркәлгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округында инвестицион климатны яхшырту, административ каршылыкларны киметү һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү комиссиясе утырышында белдерде.
РФ Финанс министрлыгы физик затлар өчен беренче федераль займ облигацияләрен чыгара башлауны апрель урталарына планлаштыра, дип хәбәр итте РФ Финанс министрлыгының дәүләт әҗәте һәм дәүләтнең актив финанслары департаменты директоры Константин Вышковский.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында 2016 ел өчен Татарстан хакимияте органнары эшчәнлеге хисабы каралды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә "Татнефть" ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.
Кичә, 2017 елның 20 мартында, ТР финанс министры урынбасары Д.В.Волков эре энергетика предприятиеләре, газ һәм нефть ташу буенча предприятиеләр – “Транснефть-Прикамье” АҖ, “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ, республиканың нефть химиясе предприятиеләре – “Нәфис Косметикс” ГАҖ, “Кварт” АҖ, шин эшмәкәрлек предприятиеләре – “Татнефть-Нефтехим” идарәче компаниясе, машина төзелеше предприятияләре – “ПОЗиС” АҖ, "Казанкомпрессормаш" ААҖ, шулай ук элемтә тармагы предприятиеләре – “Таттелеком” ГАҖ һәм агач эшкәртү сәнәгате - “Чаллы картон-кәгазь комбинаты халык предприятиесе” хезмәткәрләр ябык акционерлык җәмгыяте вәкилләре белән киңәшмәләр үткәрде. Очрашу вакытында 2016 ел нәтиҗәләре буенча предприятиеләрнең эшчәнлекләре нәтиҗәләре, көтелгән финанс-хуҗалык эшчәнлеге күрсәткечләре һәм 2017 елның 1 кварталына түләүләр, шулай ук 2017-2019 елларга фаразлар каралды.
Татарстан Республикасында 2017 елның 17 мартына 526,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу узган елның шушы чорына караганда 103% тәшкил итә. Бу хакта 18 март көнне ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
2017 елның 20 мартында Татарстан Республикасы финанс министры Гайзатуллин Р.Р. ТАИФ компанияләр төркеменең иң эре предприятиеләре, машина төзелеше тармагы предприятиеләре («КАМАЗ» ГАҖ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ), шулай ук Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашында алкоголь продукциясен җитештерүчеләр белән очрашу үткәрде.