ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы икътисадының киләчәк үсеше квалификацияле кадрлардан, формалаштырылган һәм өлгергән хезмәт базарыннан башка мөмкин түгел. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый совет утырышында хәбәр итте. 

Утырыш Татарстанда хезмәт базарының үсешенә багышланды һәм республиканың барлык мунициципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырылды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда бүген эшсезлек дәрәҗәсе уртача Россия күрсәткечләреннән һәм Идел буе федераль округы күрсәткечләреннән түбәнрәк һәм хезмәткә сәләтле халыкның 3,8%ын тәшкил итә.

Шул ук вакытта «яшерен хезмәт базары» мәсьәләләре бик җитди тора, диде Рөстәм Миңнеханов. 


21
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан финанс министры, икътисад фәннәре докторы Радик Рәүф улы Гайзатуллинның Казан Федераль университетының идарә, икътисад һәм финанс институты студентлары алдында чыгыш ясавы күркәм бер гадәткә әверелде. Министр быел үзе генә түгел, коллегалары – министр урынбасарлары, бүлек мөдирләре белән килде һәм лекция дәвамында студентларга да, коллегаларым, дип мөрәҗәгать итте. Әлбәттә, финанс тармагында белем алырга һәм дипломлы булгач шул ук өлкәдә хезмәт итәргә алыначак яшьләрнең бюджет сәясәтендәге хәбәр-әхвәлләрдән хәбәрдар булуы бик кирәк. Лекциянең нәкъ менә федераль һәм республика бюджеты формалашкан көннәрдә уздырылуы аңлашыла иде, шулай итеп, булачак финансистлар өр-яңа мәгълүматка да ия булды. Министрлык җитәкчелеге институт белән тагын да тыгызрак элемтәләр урнаштыруны, киләчәктә министрлыкта практика үтү мөмкинлеге булачагын хәбәр итте һәм студентларга диплом темалары да әзерләп килгәннәр иде: эленке-салынкы йөрмә, яхшылап укы, белем өстә!


19
ноябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2016 ел башланганнан бирле 1 мең 398 мең тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 16 млн. 775 мең сумлык 451 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

18 ноябрьдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында депутатлар “2017 елга һәм 2018-2019 еллар план чорына ТР бюджеты” турында закон проектын карап тикшерделәр. Утырышта ТР премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнаштылар.

Көн тәртибендәге беренче сорауга күчеп, комитет рәисе Леонид Якунин бюджет турындагы закон проектына беренче укылышта кабул ителгәннән соң 364 төзәтмә кертелүен хәбәр итте. Шул исәптән хөкүмәттән – 357 төзәтмә, депутат Хафиз Миргалимовтан – 6 һәм депутат Рафаэль Юнысовтан – 1.

ТР Финанс министры Радик Гайзәтуллин әлеге төзәтмәләр турында аңлатма бирде. Аның әйтүенчә, 2017 елда Татарстан бюджетына керемнең гомум күләме 178,07 млрд сум, чыгым 185,6 млрд сум, бюджет дефициты 7,6 млрд сум булыр дип планлаштырыла.


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның гыйнвар-сентябрь айларында Россиядә алтын җитештерү күләме 214,12 тонна (2015 елда - 217,16 тонна) тәшкил итте, шул исәптән: алтын җитештерү - 176,46 тонна (2015 - 173,89 тонна), бер уңайдан табу - 11,30 тонна (2015 - 12,70 тонна), икенчел - 26,36 тонна (2015 - 30,57 тонна).

2016 елның гыйнвар-сентябрь айларында Россиядә көмеш җитештерү күләме 800,32 тонна (2015 - 883,66 тонна) тәшкил итте, шул исәптән 423,14 тонна табылган (2015 - 522,27 тонна), бер уңайдан табу - 206,73 тонна (2015 - 206,65 тонна), икенчел - 170,45 тонна (2015 - 154,74 тонна)

Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясенең рәсми сайтыннан алынды http://minfin.ru/ru/##ixzz4QLcwsfX6


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның гыйнвар-октябрь айларында федераль бюджет үтәлешенең төп күрсәткечләре түбәндәгечә:

- тупланган керемнәр күләме - 10 440 589,7 млн. сум яки "2016 елга федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджет керемнәренең 76%;

- чыгымнар үтәлеше - 12 017 880,7 млн. сум яки "2016 елга федераль бюджет турында" Федераль закон белән расланган федераль бюджет чыгымнарының 74,7% һәм ачыкланган росписьнең 73,6%.

- бюджет кытлыгы - (-) 1 577 291,0 млн. сум.

Хисап тотылучы вакытка федераль бюджетның эчке һәм тышкы кытлыгын финанслау чыганагы сальдосы 1 472 942,6 млн һәм 104 3488,4 млн. сум тәшкил итте. 

Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясенең рәсми сайтыннан алынды http://minfin.ru/ru/##ixzz4Q9VSLz7O


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Urals нефтенә уртача бәя 2016 елның 15 октябреннән 14 ноябрьгә кадәр вакыт аралыгында баррель өчен 44,98619 доллар, ягъни тоннасы өчен 328,4 доллар тәшкил итте. Россия Федерациясе финанслар министрлыгы исәпләүләре буенча, Россия Федерациясендә нефтькә экспорт бәясе 2016 елның 1 декабреннән 2,3 долларга кимиячәк һәм тоннасы өчен 90,4 доллар тәшкил итәчәк. 

Югары лайлалы нефтькә пошлина 11,2 доллардан 10,9 долларга кадәр кимиячәк.

Ачык төстәге нефть продуктларына һәм майга пошлина тоннасы өчен 36,1 доллар, караңгы төстәгеләр өчен 74,1 доллар тәшкил итәчәк.

Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясенең рәсми сайтыннан алынды


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Панкадж Саран белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Президенты резиденциясендә узды. 

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Һиндстан социаль-икътисадый үсештә җитди уңышларга иреште һәм халыкара аренада үзенең абруен ныгытты.  

Россия белән Һиндстан арарсындагы мөнәсәбәтләр ныклы дуслык традицияләренә һәм үзара ихтирамга нигезләнә, диде Татарстан Республикасы Президенты. 

«Без Сезнең ил белән хезмәттәшлекне киңәйтергә телибез. Бу юнәлештә адымнар ясалды инде: Татарстан Республикасы һәм Андхра-Прадеш штаты хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни  хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә», - диде Рөстәм Миңнеханов. 


12
ноябрь, 2016 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2016 елның 11 ноябренә социаль-мәдәният объектлары төзү буенча дүрт республика программасы тулысынча үтәлгән. Шул исәптән авыл клублары төзү программасы, беренчел медицина-санитария ярдәме объектларын модернизацияләү программасы, участок ветеринария пунктлары төзү һәм ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарын ремонтлау программасы, шулай ук универсаль спорт мәйданчыклары кору программасы.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин катнашында муниципаль берәмлекләр беләмлекләр белән видеоконференция режимында атна саен үткәрелүче киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасының тупланма бюджетына салымнар буенча бурычларның каплануы, салым түләүче физик затлардан милек салымнарын җыю буенча эш торышы һәм муниципаль мәгариф оешмаларыны хезмәткәрләрен тарификацияләү нәтиҗәләре тикшерелде. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре, Татарстан Республикасы буенча Россиянең федераль салым хезмәте идрәсе белгечләре, Татарстан Республикасы буенча суд приставларының федераль хезмәте вәкилләре, Татарстан Республикасы муниципаль берәмелекләр Советы хезмәткәрләре һәм "Татарстан почтасы" федераль почта хезмәте Идарәсе белгечләре дә катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International