Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Америка Кушма Штатларына эш визиты белән килде. Өч көнлек эш сәфәре дәвамында Рөстәм Миңнеханов Рентон, Эверетт (Вашингтон штаты), Сан-Франциско, Берлингейм (Калифорния штаты) шәһәрләрендә булачак. Сэтл/Такома халыкара аэропортына килеп төшкәч үк, Рөстәм Миңнеханов Ренгтон шәһәрендәге "Боинг" компаниясе заводына юнәлде, анда завод эшчәнлеге һәм заманча җитештерү технологияләрен белән танышачак.
Шуннан программада "Боинг" компаниясенең Эверетт шәһәрендәге заводына баруы каралган. Биредә "Боинг" проектларын алып баручы Россия инженерлары белән очрашу, Россиядәге "Боинг" программалары турында брифинг уздыру планлаштырыла.
Бүген, 2016 елның 9 нояберендә, Берлингейм шәһәрендә көннең икенче яртысында ТР Президенты АКШ татарлары җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашачак.
Бүген Казанда «Корстон» ККСКда Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы көрәшнең актуаль мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Коррупциягә каршы көрәш идарәсе референты Виталий Белинский, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Александр Давыдов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, илнең 56 төбәгеннән вәкилләр катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан «Корстон» холларының берсендә күргәзмә оештырылган иде, анда чараны оештыручылар Татарстанда коррупциягә каршы көрәш һәм коррупцияне профилактикау буенча башкарылган эшләргә, коррупциягә каршы көрәштә җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүгә, коррупциягә каршы белем бирүгә багышланган стендлар куелган.
Татарстанның нефть-газ-химия комплексында җитештерү күләме, тулаем Россиядәге кебек, былтыргы дәрәҗәдә сакланган. Быел 9 айда 834,5 млрд сумлык продукция төяп озатылган.
Бу хакта бүген “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ директорлар советы утырышында комплексның 2016 елның гыйнвар-сентябрьдәге эшчәнлеген анализлаган әлеге компаниянең генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткәрелде.
Республика нефть-газ-химия комплексының база предприятиеләре табышы 2 процентка үскән һәм 691 млрд сумнан артып киткән. Шул ук вакытта ил буенча химия һәм нефть эшкәртү продуктларының төп базарларында бәяләр төшүе күзәтелә, диде Рафинат Яруллин.
Нефть суырту, химик продукция, резин һәм пластмасса әйберләр җитештерү күләме арта. Эчке һәм дөнья күләмендәге бәяләр төшү сәбәпле, нефть эшкәртү өлкәсендә товар сатудан керемнәр кимегән. Яруллин биргән мәгълүмат буенча, “ТАНЕКО” белән “ТАИФ-НК”да дизель ягулыгы һәм турыдан кудырта торган бензин җитештерү күләме арткан, ә мазут, автомобиль һәм газ бензиннары, керосин җитештереп чыгару кимегән.
Татарстанда быел 237млрд сумга авыл хуҗалыгы продукциясе җитештереләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Республикада кукурузны бөртеккә исәпләп, 4,3 млн т бөртекле ашлык җыелган, уртача уңыш бер гектарга 27,3 ц. Бөртеклеләрдән югары уңыш Зәй (37 ц), Нурлат (35ц), Балтач (33,5ц) районнарында җыелган.
Кукуруз 91,3 мең гектар мәйданда җыеп алынган, бу планның 95% тәшкил итә. 281 мең т культура суктырылган, уртача уңыш бер гектарга 31ц тәшкил итә.
Марат Әхмәтов сөйләгәнчә, Татарстанда 138 мең т көнбагыш суктырылган, уртача уңыш бер гектардан 12,5ц алынган.
Бүген «Алабуга» МИЗ Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышында «Алабуга» махсус икътисадый зонасының 4 яңа резидент компаниясенең проектлары расланды, утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сум тәшкил итә.
Утырышта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген «Алабуга» МИЗда 51 резидент теркәлгән, 22 завод тулысынча эшчәнлек алып бара. 2006 елдан махсус икътисадый зона территориясендә 5,5 меңнән артык эш урыны булдырылды. Яңа җитештерүләргә инвестицияләнгән суммалар 103 млрд. сумга җиткән.
Аннары үз проектларын потенциаль резидент компанияләре вәкилләре тәкъдир итте. Allied Mineral Products Rus компаниясе инвестицион проекты янгынга чыдамлы формалаштырылган материаллар җитештерүне оештыруны күз алдында тота. «Алабуга» МИЗда компанияне гамәлгә куючы – Allied Mineral Products Америка компаниясе, ул монолит футеровка һәм янгынга чыдамлы формалаштырылган материаллар җитештерү буенча бөтендөнья лидерларыннан санала.
Татарстан Республикасында 2016 ел башыннан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Хезмәт инспекциясе 1363 тикшерү үткәргән, 16 млн. 620 мең сумга 440 карар чыгарган.
Бу мәгълүматны ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада капиталь ремонт эшләре 41 муниципаль райондагы 876 күп фатирлы торак йортларда алып барыла. Тулы күләмдә эшләр 771 объектта тәмамланган, шул исәптән ТР ДТИ тарафыннан 323 күп фатрилы торак йорт кабул ителгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия 2018" республика оештыру комитеты утырышын үткәрде.
ТР Хөкүмәте Йортындагы чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Утырышны ачып Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, якын арада - 26 ноябрь көнне - Казанда Конфедерацияләр Кубогы 2017 нең жирәбә салуы узачак. Ул ассызыклаганча, мондый җитди чара югары дәрәҗәдә оештырылырга һәм узарга тиеш. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, "Россия 2018" оештыру комитетының соңгы утырышында Виталий Мутко берничә йөкләмә бирде; алар чаралар куркынычсызылыгына, логистика, транспорт белән тәэмин итү, катнашучыларны азык-төлек белән тәэмин итү, спорт объектларын Конфедерацияләр Кубогы 2017 гә әзерләүгә кагылалар.
Татарстан нефтьчеләре ел башыннан бирле 26 млн. 213 мең тонна нефть чыгарган, үсеш темплары – үткән елның шушы чорына карата 104,1 процент тәшкил итә. Бүген мондый күрсәткечләрне Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмә 2016 елның 9 ае эчендә кече нефть компанияләре эшенә йомгак ясауга багышланды.
Чара «Татнефть» компаниясенең (Әлмәт) штаб-квартирасында узды.
Киңәшмәдә «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының, федераль органнарның территориаль бүлекчәләренең, Татарстанның кече нефть компанияләренең җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров кече нефть компанияләре тарафыннан сәнәгать һәм экологик иминлек таләпләре үтәлеше турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Әлмәт шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта 2016 елның тугыз ае эчендә бюджет үтәлеше йомгаклары каралды, ноябрь аена бюджет расланды.
Директорлар советы әгъзалары «Татнефть» компаниясенең 2017 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген фаразлау турында мәгълүмат тыңладылар. Фараз 1 баррель Urals нефте өчен 40 АКШ доллары күләмендәге уртача еллык бәяләргә һәм 1 АКШ доллары курсы 64,8 сум, шулай ук инфляция индексы 5,5% булуга нигезләнгән. Компания үсешенең расланган стратегиясе буенча (ярдәмче җәмгыятьләрне исәпкә алмыйча) 28,6 млн. тонна нефть чыгару планлаштырыла. «Татнефть» ГАҖның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча салым салганга кадәр 106 млрд. 701 млн. сум табыш алу карала (төяп җибәрелгән продукциядән килер, нетто 469,5 млрд. сум күләмендә), чиста табыш 84 млрд. 173 млн. сум тәшкил итәчәк.
Директорлар советында шулай ук компания эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.
Төгәлрәк - «Татнефть» ГАҖ рәсми сайтында.
Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларының 22 нче утырышында “2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” 282-5 нче номерлы закон проекты I укылышта кабул ителде.
Закон проектын депутатларга тәкъдим иткән Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, киләсе елда республика бюджеты кереме 166,8 млрд сум, чыгымнар 174,4 млрд сум, дефицит 7,6 млрд сум булыр дип фаразлана. Узган ел, икътисади кризиска бәйле рәвештә, 1 еллык кына бюджет кабул ителде. Быел исә 3 еллык бюджет планы каралды.