Татарстан бюджеты 14 млрд 252 млн сумга артырга, шул ук вакытта керем өлеше 174 млрд 851 млн сум тәшкил итәргә тиеш, ә чыгым - 184 млрд 131 млн сум. 5 млрд 833 млн сумнан аз гына ким бюджет дефициты 9 млрд 280 млн сумнан артыкка үсәчәк.
ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында "2016 елга Татарстан Республикасы бюджеты турында"гы ТР Законына үзгәрешләр кертү турында"гы ТР законы проекты буенча фикер алыштылар.
Утырышта ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Татарстан бюджетының керем өлеше, нигездә, түләүсез керемнәр исәбенә артачак. Аның күләме - 11 млрд 861 млн сум. Сүз субсидия, субвенция, бюджетара трансфертлар, федераль һәм төбәк бюджеттан бүлеп бирелгән акча турында бара.
2014 ел ахырында булган сумның тиз арада кискен генә ишелеп төшүе соңгы ун елда нефть һәм газ керемнәрен саксыз тотуга бәйле, дип белдерде Россия Федерациясенең Финанслар министры Антон Силуанов. Аның сүзләре буенча, Хөкүмәт алдында торган бурыч - шундый хәлләрне булдырмау.
Элеккеге Финанслар министры Алексей Кудрин моңа кадәр, җомга көнне Петербургта узучы Халыкара Икътисади форум барышында белдергәнчә, рус милли валютасының ике тапкырга диярлек ишелеп төшүе экътисади хакимият өчен һәм гомумән бөтен ил өчен хурлык.
2016 елның 16 июнендә Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгында ачык финанс белешмәләрен эшләп чыгаручылар ачык белешмәләр өчен яңа мәгълүматлар формалаштыру белән кызыксынучы, мәгълүматлар туплау өчен җаваплы ведомствога караган оешмалар, Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы хезмәткәрләре белән очрашты.
Бүгенге көндә Россия Федерацяисенең ачык белешмәләре җыентыклары программа белән тәэмин итүчеләрнең кызыксынуын уята һәм кушымталар эшләп чыгарганда актив кулланыла.
Бу турыда җентеклебрәк беләсегез килсә, Россия Федерациясенең финаслар министрлыгы сайтына әлеге сылтама белән күчем укый аласыз (рус телендә)
Информация официального сайта Министерства финансов Российской Федерации: http://minfin.ru/ru/##ixzz4CUsXmRfW
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы министрлык һәм ведомстволарның үзләренә бюджет туплануы буенча тәкъдимнәрен кертүен сорыячак. Бу турыда Санкт-Петербургта узучы халыкара икътисади форум кысаларында узган журналистлар белән очрашу вакытында Россия Федерациясе Финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.
"Финанслар министрлыгы бюджет параметрларын раслыячак, ә министрлык һәм ведомстволар кыскартылган лимит кысаларында үз тәкъдимнәрен кертергә һәм кайда, нинди юнәлешләр буенча бюджет акчасын юнәлдерү мәслихәт икәнен әзерләргә тиеш булачаклар", - диде министр.
Татарстан Республикасы халкы өчен 2016 елда бюджет тәкъдим итү буенча барлык кеше өчен ачык региональ проектлар конкурсы игълан ителде. (алга таба - Конкурс). Конкурста катнашу өчен үз эченә Татарстан Республикасы (муниципаль берәмлек) бюджеты турында һәркемгә ярарлык һәм аңлаешлы мәгълүмат тәкъдим итү буенча проект колачалаган гариза бирү вакыты - 2016 елның 20 июненнән 20 июленә кадәр. Бу турыда тәфсилле материаллар "Җәмгыятьнең катнашуы" бүлегендә "Гражданнар өчен бюджет тәкъдим итү буенча проектлар конкурсы" бүлекчәсендә урнаштырылган (Әлегә рус телендә генә, татар теленә тәрҗемә итү эшләре бара). (http://minfin.tatarstan.ru/rus/konkurs-proektov-po-predostavleniyu-byudzheta.htm?pub_id=611389)
2016 елның 15 маеннан 14 июненә кадәр аралыкта Urals нефтенә уртача бәя баррель өчен 46,76167, ягъни тоннасы өчен 341,4 доллар тәшкил итте. Россия Федерациясенең финанслар министрлыгы исәпләүләре буенча Россия Федерациясендә нефтькә экспорт пошлинасы 2016 елның 1 июленнән 15,3 долларга артачак һәм тоннасы өчен 95,9 доллар тәшкил итәчәк.
Югары лайлалы нефтькә пошлина 9,6 доллардан 11,6 долларга кадәр күтәреләчәк.
2016 елның гыйнвар-май айларында федераль бюджет үтәлешенең алдагы күрсәткече түбәндәгечә тәшкил итте:
- тупланган кремнәр күләме - 4 643 914,0 млн. сум яки "2016 елга Федераль бюджет турында" расланган федераль законга карата федераль бюджетның гомуми керемнәренең 33,8%;
- чыгымнар үтәлеше - 6 130 007,6 млн. сум яки "2016 елга Федераль бюджет турында" расланган федераль законга карата федераль бюджетның гомуми чыгымнарының 33,8%;
- бюджет кытлыгы - 1 486 093,6 млн. сум.
Россия Федерациясе Финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев фикеренчә, юридик затлар өчен кертемнәрне иминиятәлтерүне керткән очракта, аны кече оешмалардан башларга кирәк.
"Белгеч буларак минем үз фикерем шундый: юридик затларны керткән очракта, кече оешмалардан башларга, һәм сумманы 1,4 млн. сум белән чикләргә кирәктер. Чөнки, нигездә, кече оешмалар, физик затлар кебек үк нәзберек як. Финанс карарлар кабул иткәндә физик затлар көчсез буларак карала, чөнки үз финанс карарларының ни белән бетәсен бәяли алмый. (...) Эре корпорацияләр үзләре кертемнәр урнаштырган банкларның рискларын бәяләү мөмкинлегенә ия һәм бу рисклар белән эшләү аларның җаваплылыгы.
Брокерлер тиешле иминият фондына зур күчерүләр түләргә әзер булуын НАУФОР раслаган очракта, Финанслар министрлыгы брокерларның алдашуыннан, урлашуыннан ИИС саклавы турында закон проектын тиз арада гамәлгә кертүгә ярдәм итәчәк, дип белдерде Россия Федерацяисенең финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.
"Брокерларның урлашуыннан, алдавыннан иминиятләтреүче концепцияне без хуплыйбыз... Аның эшләү технологиясен дә без җентекләп тикшердек: бу, иң кимендә башлангыч этапта гына булса да, бары тик ИИС (шәхси инфестиция исәп-хисап счеты) өчен генә булырга тиеш", - диде Моисеев әфәнде Дәүләт Думасында журналистларга.
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы крипвалютаны сумнарга алыштыру өчен җинаять җәзасын кертү турында законны Хөкүмәт карамагына расларга юнәлдермәде әлегә, дип белдерде финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев.
"Без хәзер бу закон проекты буенча бераз уйлыйбыз әле... закон технология ягынаннан камилрәк булсын дибез", - диде Моисеев Дәүләт Думасында журналистларга.
Аның аңлатып китүе буенча, ведомство нинди гамәлләр өчен җаваплылык кертелүен дөрес итеп язу мөмкинлекләрен эзли. Закон проектының бүгенге вариантында крипвалютаны "сатып җибәрү максатыннан" ясау очрагында гына дүрт елга кадәр иректән азат итү каралган.