Халыкара балаларны яклау көне кысаларында, 2016 елның 1 июнендә, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы һәм казначылык Департаментының беренчел профсоюз оешмалары тарафыаннан балаларның көндәлек кирәк-яракларына акча җыю буенча хәйрия акциясе оештырылды.
Җыелган акчалар Лаешта урнашкан начар күрүче инвалид балаларның интернатында тәрбияләнүчеләрнең көнкүрешенә ярдәм итүгә юнәлдерелде.
Татарстан Республикасының финанслар министрлыгы һәм Казначылык Департаменты коллективлары 2007 елдан башлап әлеге мәктәп-интернатта уздырылучы төрле чараларда ярдәм белән катнашалар, моңа биредә тәрбияләнүчеләр бик шат.
Шушы елларда интернат-мәктәпнең ишек алдында ике зур теплица төзетелде. Балалар үзләре кыяр, помидор, яшел-мөшел үстерәләр. Мәктәптә музыкаль һәм спорт бүлмәләре, үзләренең автобусы һәм башка көнкүреш кирәк-яраклары да бар. Болар барысы да Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы һәм Казначылык Департаментының профсоюз әгъзалары күрсәткән ярдәм нисбәтеннән булдырылды.
Агымдагы ел башланганнан бирле Татарстан нефтьчеләре 8 млн 615 мең тонна нефть чыгарган, бу узган елдагының 104,7 процентын тәшкил итә. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2016 елның беренче кварталында Татарстанның кече нефть компанияләренең эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә шундый саннар игълан ителде. Киңәшмә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстаннның кече һәм эре нефть компанияләре җитәкчеләре катнашты.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында 2015-2016 елларда үзәкләштереп ягып җылыту чорында Татарстанның җылыту-энергетика һәм торак-коммуналь комплексын оештыру эшләренә нәтиҗәләр буенча фикер алыштылар.
Видеоконференция режимындагы утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары, хакимиятнең федераль хезмәтләре территориаль органнары җитәкчеләре, ТР Президенты Аппараты, ТР Дәүләт Советы һәм ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, башкарма комитетлар җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары, төбәкнең торак-коммуналь комплексы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.
2016 елның гыйнвар- май айлары нәтиҗәләре буенча Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 36,01 доллар тәшкил итте.
2015 елның гыйнвар-май айларында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен 56,05 доллар тәшкил иткән иде.
2016 елның май аенда Urals маркалы нефтькә бәя баррель өчен уртача 44,66 доллар тәшкил итте, бу 2015 елның май аендагы күрсәткечләр белән чагыштырганда 1,43 тапкырга кимрәк. (баррель өчен 63,69 доллар).
Әлеге мәгълүмат Россия Федерациясе Финанслар министрлыгының рәсми сайтыннан алынды: http://minfin.ru/ru/##ixzz4AKF05a3Q
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советыны утырышында гадиләштерелгән салым системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен төрлечә салым ставкаларын куллануны озайттылар. 2017 елда кабул ителгән система үз эшен дәвам итәчәк.
2015 нче елда, барлык катлаулыкларга карамастан, башкарма хакимият һәм Татарстан Хөкүмәте эшчәнлеге депутатлар тарафыннан уңай бәяләмә алды. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы утырышыннан соң журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.
Парламент башлыгы бюджетка кертемнәр күләмен саклап калуга, Татарстанның тулаем продукты күләмен киметмичә, 100 проценттан киметмәүгә ирешелгәнен билгеләп узды. Фәрит Мөхәммәтшин республикада яңа предпрятиеләр барлыкка килгәнен дә телгә алды. “Иң мөһиме – 2015 нче елда Дәүләт Советы тарафыннан расланган барлык социаль программалар уңышлы хәл ителде”, - диде ул.
Бүген ТР Дәүләт Советының унсигезенче утырышында, Россия Федерациясе Бюджет кодексы һәм Татарстан Республикасы Бюджет кодексы нигезендә, “2015 елгы Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында” Татарстан Республикасы законы проекты тәкъдим ителде. Төп докладтан һәм фикер алышулардан соң, закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Бу сорау буенча ТР финанс министры Радик Гайзатуллин һәм Бюджет, салым һәм финанслар буенча комитет рәисе Леонид Якунин чыгыш ясады.
Татарстан Республикасында санитар-экологик ике айлык кысаларында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 1 апрельдән алып 31 майга кадәр төзелеш мәйданнарында «Чиста төзелеш» гамәлләре уздырдылар. 2016 елның 1 апреленә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе барлыгы 75 хокук бозу ачкан. Административ җаваплылыкка 49 юридик һәм вазыйфаи зат тартылган. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Татарстан башка регионнар белән коррупциягә каршы торуда тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, 27 май көнне, Мәскәүдә Россия Президенты администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов рәислегендә үткән РФ Президенты каршындагы Коррупциягә каршы көрәш советы президиумы утырышында хәбәр итте.
Утырышта катнашучылар алдындагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, соңгы ун елда республикада әлеге юнәлеш буенча эзлекле һәм системалы рәвештә эш алып барыла.Хәзерге вакытта 2020 елга кадәр исәпләнгән дәүләт программасы гамәлдә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Росссия нефть-газ химиясе форумы кысаларында “Дәүләтнең тәртипкә салу һәм нефть-газ химиясендә тармак программалары” пленар утырышында катнашты.
Форум Уфада 2016 елның 24 маеннан 27 маена кадәр узды һәм бер мәйданчыкта төбәк өчен ике төп тармак чарасын берләштерде – “Зур химия” халыкара форумын һәм “Газ. Нефть. Технологияләр-2016” XXIV халыкара күргәзмәсен.
Утырышның төп темасы: нефть-газ химиясе комплексы үсешен билгеләүче төп документларны актуальләштерү. Форумда катнашучылар нефть-газ химиясе үсешен тоткарлаучы һәм этәргеч бирүче факторлар турында фикер алыштылар, шулай ук тармакта иң уңышлы стратегик проектларны тәкъдим иттеләр.