2015 ел йомгаклары буенча Татарстанда сәнәгать җитештерүе күләме 2014 ел күрсәткечләреннән артып киткән һәм 1, 856 трлн. сумга җиткән, ягъни сәнәгать җитештерүе индексы – 100,4 процент тәшкил итә.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
Чара Казанда Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә узды.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Хөкүмәте йортында Казанда дзюдо буенча Европа чемпионатын үткәрүгә әзерлек буенча киңәшмә уздырды.
Ярышлар 2016 елның 20-24 апрелендә узачак. Бу Татарстанда беренче тапкыр узачак җитди халыкара вакыйга, - дип ассызыклады Илдар Халиков һәм республиканың зур спорт ярышлары уздыру буенча бай тәҗрибәсе бар, дип өстәде.
"Бу чемпионат 2016 елда Рио-де-Жанейрода узачак Олимпия уеннарына сайлап алу этабы булачак, һәм ул ярышларның статусын шактый арттыра. Европа чемпионатын уздыручы ил күбрәк катнашучыларга заявка бирергә хокуклы, бу Россия җыелма командасының Бразилиядә узачак Олимпия уеннарына юлламалар алу мөмкинлеген җитди арттыра",- дип билгеләде ул.
2016 ел башыннан Татарстанда 300 мең кв. м. торак сафка кертелгән. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин гадәттәге республика киңәшмәсендә хәбәр иттею Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча торак төзелеш күләме буенча Татарстан РФ субъектлары арасында 9 урынны алды. Быел инде 300 мең кв. м. торак сафка кертелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.
Рөстәм Миңнеханов Россия Икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү буенча РФ Президенты каршындагы совет Президиумы утырышында катнашты. Чара Горкида, Мәскәү өлкәсендә узды, аны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
Утырышның төп темасы – Технологик үсеш агентлыгы булдыру.
Утырышны ачып, Дмитрий Медведев билгеләп үткәнчә, «сүз тагын бер федераль башкарма хакимият органы булдыру турында бармый, чөнки «агентлык» дигәндә акча бүлүче тагын бер яңа министрлык яисә ведомство булдыралар дигән фикер килә. Бу алай түгел. Киләчәктә, бар да әйбәт булса, үзен үзе акча белән тәэмин итәрлек коммерциячел булмаган оешма булдыру планлаштырыла».
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы bail-in механизмын өйрәнә башлады гына әле. Әлеге механизм - банкротка якын булганб Банкларга ярдәм итүдә кредиторларның катнашуы, дип белдерде журналистларга финанслар министры ярдәмчесе Светлана Никитина. Аның сүзләре буенча әлеге механизм кертелгән очракта, ул кертем салучыларга өстәмә компенсация кебек каралырга мөмкин.
Финанслар министры урынбасары Алексей Моисеев бүген хәбәр иткәнчә, Финанслар министрлыгы 100 млн. сумнан ким булмаган эре кертемнәрне проблемалы банкларның капиталына конвертацияләү мәсьәләсен тикшерә.
Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы беренче кварталда тышкы икътисадның барлык катнашучылары өчен дә Өстәмә түләүләргә салым (НДС) һәм таможня түләүләрен җиңеләйтү буенча тәкъдимнәр әзерли. Әлеге түләүләрнең җыелуын арттырырга шулай өмет итәбез, дип белдерде министрлык җитәкчесе Антон Силуанов. "Бүген без алдыбызга куйган төп максат - тышкы икътисадта барлык катнашучылар өчен пошлиналар һәм өстәмә түләүләргә салым түләү белән бәйле процессларны җиңеләйтү һәм автоматлаштыру. Әлеге түләүләрнең җыелуын арттыру өчен һәм эшлекле мөһитне яхшыртуны истә тотсак бу бик мөһим", - диде Силуанов журналистларга.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы: Татарстанда 2015 елда санитар-эпидемиологик вәзгыять тотрыклы булды. Инфекцияле авырулар саны республикада 2014 елдан азрак булды. 760 меңнән артык инфекцияле һәм паразитар авырулар очраклары теркәлде. Бу хакта бүген ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең коллегиясе утырышында аның җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте. Чарада шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе (Роспотребнадзор), РФ баш санитар табибы Анна Попова, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинет, ТР Дәүләт Советы вәкилләре һәм башкалар катнаштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Татарстан Республикасының инвестицион –венчур фонды” (ТРның ИВФ) коммерцияле булмаган оешманың Попечительлек советы утырышы узды.
Утырышның төп темасы инновацион проектларны гамәлгә кертү өчен даими халыкара мәйданчык булды.
Искә төшерәбез, бу ресурс Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча булдырылган иде, ул аны 2015 елда XV Россия һәм X Казан венчур ярминкәләре барышында биргән иде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә кичә, 2016 елның 2 февралендә, “Татспиртпром” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырыш барышында “Татспиртпром” ААҖнең башлангыч һәм аның бүлендек компанияләренең 2015 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар.
Компаниянең финанслар директоры Наталья Григорьева үзенең докладында хәбәр иткәнчә, 2015 ел нәтиҗәләре буенча компания 35,1 млрд. сумга алкоголь продукциясе саткан, 2014 елга караганда 31% ка артык.