Утырышта 2015 елның тугыз аенда "Татнефть" ГАҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, агымдагы елның ноябрь аена бюджеты расланды. 2016 елга нефть чыгару һәм геология-техник чаралар планнары турында мәгълүмат тыңланды.
2015 елда "Татнефть" ГАҖ нефть чыгару күләме 26,707 млн. тонна булыр дип көтелә, шул исәптән Әшәлче ятмасында - 378,1 мең тонна.
ТР икътисад министры билгеләп узганча, 2016 елга һәм планлы 2017-2018 елларга социаль-икътисади үсеш фаразы Россия икътисады үсешенең база сценариясе нигезендә формалашкан. Әлеге сценарий шартлары нигезендә, 2016 елда нефтькә дөнья бәясе барреле - 60 доллар, 2017 елда барреле 65 доллар дәрәҗәсендә фаразлана.
ТР закон чыгару органы башлыгы Фәрит Мөхәмәтшин сүзләренчә, әлеге закон проектын эшләүдә Татарстанның барлык министрлыклары һәм ведомстволары өлеш керткән.