Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Сан-Паулу шәһәренә (Бразилия) килде.
Төп максаты - WorldSkilis Генераль Ассамблеясе утырышында катнашу, аның кысаларында 2019 елда WorldSkilis Competition һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты узачак шәһәр игълан ителәчәк.
Искәртәбез, иртәгә, 2015 елның 11 августында, Сан-Паулу шәһәрендә WorldSkilis Competition 43 нче дөнья чемпионаты старт ала. Ярышларда 60 тан артык ил катнашачак. Россия җыелма командасы 30 компетенциядә җиңү өчен көрәшәчәк: балта остасы эше, график дизайн,эретеп ябыштыру технологияләре, робототехника һәм башкалар. РФ җыелма командасы составында Татарстаннан өч кеше.
Татарстан Республикасында, Дәүләт торак инспекциясе күрсәткечләренә караганда, 6 августка, 42 муниципаль берәмлектә күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт объектларында 4 мең 476 инспекция тикшерүе уздырылган, аның нәтиҗәләре буенча 11 муниципаль берәмлектә 32 техник иминлекне бозу очрагы ачылган.
Соңгы 2 атнада уздырылган инспекция тикшерүләре буенча 22 муниципаль берәмлектә техник имнлекне бозу фактлары ачылмаган.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә сыекландырылган табигый газ нигезендә газ-мотор ягулыгы инфраструктурасы мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды. Аның эшендә «Газпром газомоторное топливо» ААҖ идарәсе рәисе – генераль директоры Михаил Лихачев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, районнар башлыклары һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан 2013 елдан башлап «Газпром» ААҖ белән бергә системалы рәвештә һәм озак вакытка нигезләнгән газ-мотор ягулыгы базарын үстерү белән шөгыльләнә. Казанда ачылган «Газпром» комапниясе филиалы - «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ үз эшчәнлеген уңышлы алып бара, диде ул. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, быел өч яңа АГНКС (Түбән Кама, Зеленодольск һәм Бөгелмә) файдалануга тапшыру планлаштырыла. Шулай ук Чаллыдагы станцияне реконструкцияләү тәмамаланып килә. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы хәбәр иткәнчә, республикада эшләп килүче 10 АГНКС челтәре бөтен Татарстан территориясе буенча газ-мотор техникасының тулы маршрутларын оештырырга ярдәм итә.
Бүген Татарстан Рсепубликасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Банкы рәисе урынбасары Владимир Чистюхин белән очрашты.
Очрашуда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсе башлыгы урынбасары – бүлекчә идарәчесе – РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе ТР буенча Милли банкы башлыгы Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
Очрашуда катнашучылар банк системасын үстерү мәсьәләләре буенча, шул исәптән тулаем банк базарында кризиска каршы программаларны гамәлгә ашыру, шулай ук ислам банкингы һәм башкалар турында фикер алышты.
Татарстан Республикасында 2015 ел башыннан төзелеш объектларында 31 бәхетсезлек очрагы булган, шул исәптән, 21 - авыр җәрәхәтләнүгә, ә 10сы үлемгә китергән.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән Дәүләт хезмәт инспекциясе 2015 ел башыннан 702 тикшерү үткәргән. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 14,2 млн. сумлык 430 карар чыгарылган. 7,2 млн. сумлык штраф алынган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.