Бүген Казанның Каенлыгында татар милли бәйрәме Сабантуй тантаналы төстә узды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары - Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ФИНА башкарма директоры Корнел Маркулеску, Кырым Республикасы башлыгы Сергей Аксёнов, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре.
Искәртәбез, аңарчы Рөстәм Миңнеханов Спортчылар авылында булган иде, ул анда 2015 елгы Су спорт төрләре дөнья чемпионатында катнашучылар белән эшлекле иртәнге ашта катнашты. Әңгәмә барышында атлетлар Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белән үзләренең Чемпионаттан алган тәэсирләрен уртаклаштылар, шулай ук су мундиалендә ирешкән казанышлары турында сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов спортчыларга очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм аларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.
Бүген Казанда «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» (БШҖХ) бөтендөнья оешмасының Евразия региональ бүлекчәсе конгрессы эшен башлап җибәрде.
Чара Казан Ратушасында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников, БШҖХның 7 төбәкләре бүлекләренең генераль секретарьлары, РФ Дәүләт Федераль җыелышы депутатлары, Төркия Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы консуллары катнашты.2015 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында Коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка «Иннокам» территориаль-аерымланган инновацион-җитештерү үзәге концепциясен тәкъдир иттеләр.
Тәкъдир итү Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау катнашты.
Рөстәм Миңнеханов проектны тәкъдир итү барышында билгеләп үткәнчә, бүген Кама сәнәгать зонасы регион икътисадының төп ноктасы булып тора. Ул искәрткәнчә, Кама агломерациясенә Алабуга, Зәй, Менделеевск, Түбән Кама һәм Тукай муниципаль районнары һәм Чаллы шәһәр округы территорияләре керә. Бу территориягә республика халкының 1 миллионнан артыграгы, республика ҖРПның дүрттән бере туры килә, шулардан Россиядә җитештерелүче 42% синтетик каучук һәм 54% полимер, шулай ук Россия йөк автомобильләрен һәм шиналар җитештерү.