ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов конкуренция һәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов уздырды.
Комиссия әгъзалары шулай ук заманча икътисадый шарталарда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү кебек мәсьәләләрне карадылар.

11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
11 февральдә Бюджет, салымнар һәм финанс комитетының чираттагы утырышы булды. Утырышта 10 мәсьәлә көн тәртибенә чыгарылды. Алар арасында “2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы планлы чорга Татарстан Республикасы бюджеты турында”гы Татарстан Республикасы законына үзгәрешләр кертү турында”гы ТР закон проекты, ТР Хисап палатасының 2014 елдагы эшчәнлеге буенча хисабы, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында яшәү урыны буенча спорт мәйданчыклары төзүгә, бушлай мәктәпкәчә белем алуга хокукны гамәлгә ашыруга, шул исәптән 2012-2013 еллар һәм 2014 елның беренче яртыеллыгы өчен әти-әниләргә баласы балалар бакчасына йөргән өчен түләүнең бер өлешен компенсацияләүгә ТР бюджетыннан бүлеп бирелгән акчаларны файдалану бенча ТР хисап палатасының тикшерү нәтиҗәләре хакында хисабы һ.б. бар.
Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының, шушы өлкәдә эшләүче белгечләрнең республиканың социаль-икътисади үсешендә тоткан урыны бик зур. Алар бик җаваплы бурычны хәл итә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең “IТ-парк” технопаркында узган киңәйтелгән утырышында әнә шул хакта ассызыклап узды.

10
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Бөтен республика буенча сыйфатлы белем бирүне тәэмин итү – Татарстанда якындагы киләчәккә гомуми урта белемнең төп бурычы. Бүен бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасында гомуми белем системасын камилләштерү турында» Татарстанның Иминлек советы утырышында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Иминлек советының даими әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, югары уку йортлары ректорлары, муниципаль берәмлекләрнең мәгариф бүлекләре башлыклары катнашты.

9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан җитәкчелеге, федераль үзәктән ярдәм көтеп тормыйча, кризиска каршы актив чаралар күрергә тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Икътисадый советы утырышында хәбәр итте. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу утырышта республика министрлыклары, ведомстволары, эре предприятиеләре җитәкчеләре, муниципалитетлар башлыклары катнашты.
Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасының гомуми хакы 36 млрд. сумлык резидент компанияләренең яңа проектлары МИЗ Күзәтчелек советының чираттагы утырышында каралды. Утырышны Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстанның туризм өлкәсе алдында алга таба республикага туристлар агымын арттыру бурычы тора. Бу хакта бүген ТР Туризм буенча дәүләт комитетының йомгаклау коллегиясендә белдерелде, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук утырышта РФ Туризм буенча федераль агентылык җитәкчесе Олег Сафонов катнашты.

2015 елның 8 февралендә узган "Россиянең Чаңгы юлы - 2015" массалы чаңгы ярышларында Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты. Әлеге чара республиканың барлык рафон һәм шәһәрләрендә дә узды. Быел алар Сочида узган кышкы Олимпия уеннарыннан соң бер ел узуга багышланган иде.

Төп ярышлар Залесный бистәсендә "Кояшлы" легере территориясендә узды. Әлеге чара кысаларында VIP ярышлар, Казан шәһәренең төрле районнарында яшәгән кешеләр, югары һәм урта уку йортлары студентлары да катнашты. 

Бүген Стамбулда "Зур егермелек"кә керүче финанслар министрлары һәм Үзәк Банклар җитәкчеләре очрашачак. Алар нефть котировкаларының кимүе дөнья икътисадының үсешенә нинди йогынты ясавы буенча фикерләр белән алмашак. Шулай ук алар моңа кадәр узган саммитларда кабул иткәр карарларның үтәлешен дә тикшерәчәкләр. 

7
февраль, 2015 ел
шимбә
Татарстан Республикасында 2015 елда күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт программасы буенча 39 муниципаль районда 999 күп фатирлы торак йортның 370ендә эшләр башланган.
Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International