ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасының 40 муниципаль берәмлегендә күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр 687 объектта башланган ( планлаштырылганның 86,6 %). Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.

3
май, 2014 ел
шимбә
S&P Халыкара агентлыгы UniCredit, BNP Paribas, Sumitomo Mitsui, Кытайның сәүдә-сәнәгать банкы, Райффайзенбанк, Bank of Tokyo Mitsubishi UFJ исемле чит ил банкларының Россиядәге бүлекчәләренең рейтингын киметкән.

2
май, 2014 ел
җомга

Агымдагы елның май аенда Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгына эчке бурыч буенча 9 816,944 млн. сум акча түләргә кирәк булачак. 


1
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген, Яз һәм хезмәт бәйрәме алдыннан, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков республиканың профсоюз активлары белән очрашты. Очрашуда ТРның соиаль-икътисади хәле һәм Татарстанлыларның яшәү шартлары мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бу чара Хезмәт сараенда узды (Казан, Мөштәри ур.). Анда ТРның Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.


30
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан һәм Иран арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашты, әмма якларга сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне киңәйтү перспективаларын игътибар белән өйрәнргә кирәк. Мондый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мәһди Санаи әфәнде белән очрашуда әйтте. Казан Кремлендә узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазгаров, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамиль Агиев катнашты.

29
апрель, 2014 ел
сишәмбе

Предприятиеләрнең эшләү нәтиҗәлелеге – ул республикада һәм гаиләдә тотрыклы вазгыять. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади совет утырышында белдерде, чара ТР Хөкүмәте Йортында видеоконференция режимында узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлык һәм ведомство башлыклары, республика предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

ТР Президенты белдергәнчә, икътисад, тулаем алганда – илдә дә, дөньяда да - әкренәя. Моннан тыш, Европа һәм АКШ Россиягә карата санкцияләр кертә. “Санкцияләр кертү өлкәсендә нинди предприятиеләрне турыдан-туры түгел, ә компонентлар аша санкцияләргә эләгә алуын, һәм безнең нинди базарларны югалта алуыбызны алдан исәпләргә кирәк. Тармак министрлыклары бу барлык рискларны карарга тиеш: безгә агымдагы эшебездән тыш, дөньяда барган вазгыятьне исәпкә алырга кирәк”, - диде ул.


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” Директорлар советының чираттагы утырышы уздырылды, анда 2014 елның өч ае эчендә компаниянең бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды, май аена бюджеты расланды.

Директорлар советы 2013 елга “Татнефть” ААҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясады. Үткән ел компания ятмаларында 26,1 млн тонна нефть чыгарылган, ул 2012 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 102 мең тоннага артык. 266 нефть чыгаручы скважина файдалануга тапшырылган.

Хисап чорында юлдаш нефть газын чыгару күләме 864,8 млн куб метр тәшкил итте, бу узган ел дәрәҗәсеннән 2,5 процентка артык.

Татарстан икътисады үсешенең темплары әлегә тиешле дәрәҗәдә түгел, шулай да 2014 елның беренче кварталы йомгаклары буенча республиканың бюджет системасы нәтиҗәле эшләгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2014 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары буенча республика киңәшмәсендә белдерде.

Киңәшмәне ачып, Татарстан Президенты республикада 2014 елның беренче кварталында сәнәгать җитештерүе индексы 100,8 % тәшкил итте. «Төзелеш комплексында үсеш темплары акрыная – эшләр күләме, 2013 елның 1 кварталы белән чагыштырганда, 97,2 % тәшкил итте», - дип билгеләде Рстәм Миңнеханов. – Моннан тыш, бүгенге тышкы икътисадый вәзгыять бик тотрыксыз. Без бөтенебез дә дөньяда ниләр булганын күрәбез. Безнең көнбатыш партнерларыбыз төрле юллар белән безнең илгә тәэсир итмәкчеләр, икътисадый санкцияләр кертәләр, һәм бу процесс дәвам итәчәк. Әлбәттә, бу безнең икътисадка тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә без теләсә нинди каршылыкка әзер булырга һәм бюджет йөкләмәләрен башкаруда минималь куркынычлыкны тәэмин итәргә тиеш».


26
апрель, 2014 ел
шимбә
26 апрель көнне республикада "Урман утырту көне" уздырыла. Татарстанның шәһәр һәм райннарында бу көнне чыршы, нарат, каен агачларының 1 миллионнан артык үсентсен утыртырга планлаштырыла. Татарстан Республикасының Финанслар министрлыгы һәм Финанслар министрлыгының Казначылык Департаменты белгечләре әлеге акциядә бик теләп катнашты.
28 апрель көнне сәгать 10.00 да Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнарының 2014 елның I кварталында Татарстан Республикасының тупланма бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре буенча һәм 2014 елда финанс, казначылык һәм салым органнары каршындагы бурычлар турында республика киңәшмәсе узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International