ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә (Казан, Кремль ур, 12) гражданнарны кабул итте. Чара   гариза бирүчеләр яши торган районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Гомумән, бүген гражданнарның бөтен мөрәҗәгатьләре мәктәпкәчә мәгариф уреждениеләре турында булды.  

Чаллыдан яшь ана 25нче торак микрорайонда балалар бакчасын ачу үтенече белән мөрәҗәгать итте. Ул, аерым алганда, 90нчы елларда эшмәкәрләргә сатылган һәм хәзерге вакытта коммерция максатында файдаланыла торган элеккеге балалар бакчасы бинасын кулланып булганны хәбәр итте. 

Чаллы мэры Васил Шәехразиев бина хуҗалары белән беренче сөйләшүләр уздырылганы турында һәм әлеге бинаны сатып алырга һәм тиешле хәлгә кертер өчен акча кирәклеге турында хәбәр итте.  

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бу максатка акчалар бүлеп бирүне  йөкләде, объект 2014 елның июль аена әзер булырга тиеш. Чаллының 25нче торак комплексында яңа балалар бакчасы 260 балалык булачак дип планлаштырыла.

Закон проекты ниегезендә, киләсе елның икенче кварталыннан Россия Федерациясендә ике төрле лотерея генә булачак - Бөтенроссия дәүләт лотереясе һәм Халыкара (ике һәм аннан күбрәк дәүләтләрдә уздырыла, шул исәптән РФ халыкара килешү ниегезндә Россия Федерациясендә дә).

24
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты, “Татнефть” ААҖ Директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов компания Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды (Казан, Ирек мәйданы,1).

Директорлар советы 2013 елның 11 ае эчендә “Татнефть” ААҖ бюджетын үтәү йомгакларын карады һәм 2014 елның гыйнварына һәм 1 кварталына бюджет раслады.

2013 елга геологик-разведка эшләренең башлангыч нәтиҗәләре турында һәм 2014 елга геологик-разведка эшләренең планнары турында нотык тыңланылды. “Татнефть” ААҖ 2013 елда 35 млн. тонна күләмендә сәнәгать категориясендәге нефтьнең чыгарыла торган запаслары артуны тәэмин итте.

Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 24 декабрьдә муниципаль район һәм шәһәрләренең финанслар органнарының җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә узды. Киңәшмәдә 2013 елда Татарстан Республикасының тупланма бюджеты үтәлеше вактытында уздырылган чараларны тәмамлау һәм шулай ук 2014 елга бюджет росписен формалаштыру буенча эшне төгәлләү мәсьәләләре каралды.  

Россия Федерациясенең Финанслар министрлыгы интернет аша пошлиналар салынмаучы сатып алуларның чиген бүгенге көндә гамәлдә булган 1000 евродан 150 еврога кадәр киметергә тели, дип хәбәр итте журналистларга РФ Финанслар министры Антон Силуанов.

Узган елда әлеге тәкъдим белән Федераль Таможня Хезмәте җитәкчесе Андрей Бельянинов чыкка иде. Ләкин таможня әлеге җыемны салым рәвешендә федераль салым хезмәтенә администрацияләү өчен тапшырырга тәкъдим иткән иде.

Әлеге дәүләт әҗәте Совет чорыннан соңгы вакытта әлеге илләр белән сәүдә-икътисад хезмәттәшлек кысаларында Россиянең элекке СССР бурычлары буенча җаваплылыгын тану сәбәпле барлыкка килгән иде.

23
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
20-21 декабрь көннәрендә Финанслар министрының беренче урынбасары - ТР Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов 2014 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республкиасында "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларына товарлар, эш һәм хезмәт сатып алу өлкәсендә котракт системасы турында" 44-ФЗ Федераль Законын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Щлеге кижщшмщдщ ТР Юстиция министрлыгы, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР мәдәният министрлыгы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, ТР сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР дәүләт сатып алулары идарәсе, ТР Финанслар министрлыгы Казначылык Департаменты белгечләре ктнашты.

Россия Милли байлык фонды акчаларына сатып алган Украинаның евробондалын сатарга җынмый, дип белдерде журналистларга РФ Финанслар министры Антон Силуанов.

"Бездә инвестирования вакыты - ике ел. Безнең күршебезгә, безнең предприятиеләргә товар әйләнеше, ике яклы сәүдә һәм хезмәттәшлек аша ярдәм итү турында карар кабул ителгән иде", - дидк Силуанов, Россия вакытыннан алдан Украина евробондалын сатарга җенмыймы дигән сорауга җавап итеп. "Евробондар белән сату итмиячәкбез", - дип ачыклады ул.

РФ Хөкүмәте Милли Байлык Фондының 10% артыграк булмаган күләмен генә үтәлеше куркыныч асында булган кәгазьләргә тота алачак, бу фондның инвест декларациясендә каралган, дип белдерде журналистларга финанслар министры Антон Силуанов.

"Агымдагы елда милли байлык фонды акчалары белән идарә итү кагыйдәләренә бер рәт үзгәрешләр кертелде, шул исәптән Финанс министрлыгы милли байлык фондының чикләнгән күләмен - 10% -  милли байлык фондының инвестицион портфелен формалаштыручы суверен бурыч җаваплылыгына караганда күбрәк керемле, рисклы чит ил дәүләтләренә бурыч җаваплылыгына  инвестицияләштерү мөмкинлеге дә каралган", - диде Силуанов.

2013 елда Россия эчке базарында үзенең яңа тарихында иң күп күләмдә - 822,1 миллиард сум акча җәлеп итте.  Шул ук вакытта бәясе, урнаштыру вакыты буенча шартлар күпкә яхшырды, дип хәбәр итте дүшәмбе көнне журналистларга Финанслар миистры башлыгы Антон Силуанов.

Аның сүзләре буенча, агымлагы елда эчке бурычлар буенча программа планның 91,6% үтәлгән. Чагыштыру өчен: 2012 елда эчке базар бурычлары 811 миллиар сум тәшкил иткән иде, бу планның 90,8 % иде.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International