РФ Финанслар министры Антон Силуанов Милли байлык фонды акчасына финансланучы инвестицион проектларның санын арттыру лөгатькә туры килми дип фикер йөртә.
"Әгәр дә без хәзер милли байлык акчаларын күп санлы проектлар буенча "сылап" чыксак, бу нәтиҗәсез булачак", - дип белдерде ул журналистларга. Шул ук вакытта хәзерге вакытта гамәлдә булган инвестпроектлар исемлеген тормышка ашыруга игътибарны юнәлтергә кирәк, дип ассызыклады.
Резерв валютасы булган илләр саны кимүе алдан ук беленеп торырга тиеш. Бу фикерне РФ финанс министры Антон Силуанов Внешэкономбанк оештырган "Озак вакытка инвестиция - тотрыклы үсеш нигезе" халыкара конференциясе куклуалларында белдерде. Аның сүзләре буенча, әлеге мәсьәлә агымдагы атнада Мәскәүдә узачак финанс министрлыры һәм G20 илләренең үзәк банклары җитәкчеләре белән узачак очрашуда тикшереләчәк.