Бүген Татарстан Республикасына эш визиты белән “Газпром” ААҖ Директорлар советы рәисе, Россия Президентының "Газ экспортлаучы илләр форумы" белән хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Виктор Зубков килде. "Казан" халыкара аэропортында Виктор Зубковны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов, "Газпром Трансгаз Казан" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков һәм башкалар каршы алды.
Виктор Зубков Казанда җәйге Универсиада 2013 кысаларындагы спорт ярышларын караячак һәм Бөтендөнья җәйге спорт студент Уеннарының ябылу тантанасында катнашачак дип планлаштырыла.

Бүген Казанга эшекле визит белән Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесе Сергей Иванов килде. "Казан" халыкара аэропортында Сергей Ивановны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды. Килеп җитүгә кунак Рөстәм Миңнеханов белән бергә Казан Ратушасына юл тотты, анда ВТБ Бердәм Лигасы Советының утырышы узды (исегезгә төшерәбез, Сергей Иванов - ВТБ Бердәм Лигасы Президенты).
Утырышта катнашучыларга сәлам сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Ул, аерым алганда, Казандагы җәйге Универсиада ярышлары белән бер рәттән ВТБ Бердәм Лигасы чемпионаты-2013/14 буенча җирәбә салу һәм аны тәкъдир итү узачагын хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, баскетбол - Татарстанда популяр спорт төре. Ул шулай ук рспубликада мәктәпләр һәм университетлар каршында спорт мәйданчыкларын төзү буенча махсус программа башлап җибәрелгәне турында сөйләде. Бу спортка яшь кешеләрне өндәүгә өстәмә этәргеч булыр дип исәпләнә.
Бүген Казанда татар халкының милли бәйрәме Сабан туе уза. Ул Мирный бистәсендәге Каенлыкта гөрли һәм Мәдәни Универсиада программасының бер пунктын тәшкил итә.
РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары, Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков, FISU президенты Клод-Луи Галльен, РФ Спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар – бәйрәмнең мактаулы кунаклары булды.
Бүген Казанга, Татарстан башкаласына эш визиты белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин килде. "Казан" халыкара аэропортында ил башлыгын Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алдылар.
Владимир Путин эш визитының программасында Казандагы җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында төзелгән спорт инфраструктурасының берничә объектын карау тора.