ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген финанс, казначылык һәм салым органнарының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә 2013 елның беренче яртысында ТР консолидацияләнгән бюджетының үтәлеше хакында финанс министры Радик Гайзатуллин хисап тотты.

Аның сүзләренә караганда, бу чорда ТР консолидацияләнгән бюджетына 89,5 млрд сумлык керемнәр алынган. Шуның 75,1 млрд сумы салым һәм салым белән бәйле булмаган керемнәр өлешенә туры килә. Бу чорда республика казнасына 57,8 млрд сумлык салым һәм салым белән бәйле булмаган керем алынган. Узган яртыеллыкта ТР консолидацияләнгән бюджетының чыгымнары 70,7 млрд сум тәшкил иткән. Җирле бюджетларга беренче яртыеллыкта 16,5 млрд сумлык трансфертлар күчерелгән.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген РФ Хисап палатасы аудиторы Сергей Агапцов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды, анда Татарстан Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.

Яклар берничә эшлекле мәсьәлә турында фикер алыштылар, агымдагы дәвергә бурычлар билгеләделәр.

Агымдагы елда республикада, тулаем Россия күләмендә, икътисади үсеш темплары акрынаю казнага салым керемнәре килүнең кимүенә китергән. Әлеге проблема бүген финанс, казначылык һәм салым органнарының ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә күтәрелде. ТР Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында оештырылган киңәшмә 2013 елның беренче яртысы йомгакларына багышланган иде.

Төп доклад белән чыгыш ясаучыларның берсе – Федераль салым хезмәтенең ТР идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Татарстан территориясендә төрле дәрәҗәдәге бюджетларга 160,5 млрд сумлык салымнар җыелган. Икътисадның үсеш темплары кимү нәтиҗәсендә, узган елның беренче яртысына караганда, бу юлы казнага салым 3,7 млрд сумга кимрәк кергән. Шуның 91,94 млрд сумы федераль бюджетны тулыландыруга, 68,53 млрд сумы ТР консолидацияләнгән бюджетына (шул исәптән 54 млрд сумы –республика казнасына) киткән. Федераль бюджетка алынган салымнар беренче яртыеллыкта якынча 3 процентка, консолидацияләнгән казнага алынганы 1,4 процентка кимегән.


23
июль, 2013 ел
сишәмбе

“Нәфис” компанияләре төркеме ирешкән зур уңышларны бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының күчмә утырышында билгеләп үтте, утырыш компаниянең баш офисында узды. Утырыш барышында Татарстанның нефть-газ комплексының 2013 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясалды, шулай ук “Нәфис” компанияләре төркеме эшчәнлеге җентекләп каралды.

Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Директорлар советына “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖнең яңа генераль директоры Олег Нестеровны тәкъдим итте, ул бу постта Владимир Бусыгинны алмаштырды. В.Бусыгин үзе, Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры урынбасары вазыйфасын били һәм якын араларда “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖнең Директорлар советы рәисе вазыйфасына тәкъдим ителәчәк. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты бүләкләр тапшырды.

Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә узды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында булды (Казан).

Утырышта “Татнефть” ААҖнең 2013 елның беренче яртыеллыгына бюджет үтәлеше йомгаклары каралды һәм агымдагы елның август аена бюджеты расланды.

Директорлар советы компаниядә экологик контроль системасы турында мәгълүмат буенча фикер алышты. “Татнефть” ААҖнең структур бүлекчәләрендә табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану һәм аларны торгызу һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге законнар таләпләрен бозуларны булдырмау буенча даими эш алып барыла.


22
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Татарстан Республикасы Бөгелмә районында традицион республика нефть саммитында катнаша. Саммит эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, республика министрлыклары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, нефть тармагы белгечләре катнаша.

Төп утырыш башланыр алдыннан кунаклар өчен нефть тармагының алдынгы эшләнмәләре күргәзмәсе буйлап экскурсия уздырылды. "Татнефть" ААҖ стендында Рөстәм Миңнехановка нефть чыгаруның яңа технологияләре турында сөйләделәр. Компания тарафыннан 246 мең тонна югары үзле нефть, битум нефте чыгарылган инде, скважиналарның көндәлек дебиты 420 тоннага җиткән. "Татнефть" баш инженеры Наил Ибраһимов сүзләренчә, нефтьчеләр инде бу төр скважиналарны бораулау буенча шактый тәҗрибә туплаганнар, шуларның берсе 60 мең тонна битум нефте чыгарган.

РФ Финанслар министры Антон Силуановның "Россия 24" телеканалына биргән әңгәмәсендә төп тема салым сәясәте булды.

"Бүген ике тапкыр салым салу очракларын булдырмас өчен дүрт меңгә якын ике яклы килешүләр төзелде, - ди министр - ике тапкыр салым салуны булдырмау максатыннан мәгълүматлар белән алмашу өчен гомуми килешү төзергә планлаштырабыз, аңа барлык илләр дә кушылыр иде". 


20
июль, 2013 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгында 2013 елның 20 июлендә физик затлар табышына салым һәм җир салымнары буенча әҗәтләрне каплау мәсьәләсе буенча республика күләмендә әһәмияткә ия инвесторлар белән киңәшмә узды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре дә катнашты.

19
июль, 2013 ел
җомга

Берничә массакүләм мәгълүмат чарасында "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ генераль директоры Владимир Бусыгин отставкага китүе турында чыккан комментарийларга карата түбәндәгеләрне белдерәм.

В.М.Бусыгинның отсавкага китүе турында  карарны республика җитәкчелеге,  Татарстан нефть химиясенә куелган җитди бурычларга бәйле рәвештә, акционерлар белән килештереп кабул иттте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимр Бусыгинга зур хөрмәт белән карый һәм аны әлеге өлкәдә алдынгы белгеч дип саный. Аның яңа эш урынын берничек тә "алтын парашют" дип атап булмый. "Лаеклы ялга" китүе турында хәбәрләр дөреслеккә туры килми. 

Якын арада Владимир Бусыгинны "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖның директорлар советы рәисе урынына тәкъдим итәчәкләр. Владимир Бусыгинны "ТАИФ" ААҖ генераль директорының "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ  идарә итү һәм стратегик үсеше буенча урынбасары урынына килүе һәм   "Түбән Кама нефть химиясе" ААҖның директорлар советы рәисе урынына тәкъдим ителүе аның вазыйфаларын киңәйтәчәк һәм Татарстан җитәкчелеге Куйган бурычларны уңышлырак хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Барселонада “Франк зонасы” логистик һәм индустриаль зонасында булды.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов хәзер ике көнлек эш визиты белән Барселонада (Испания) (2013 елның 18-19 июле).

“Франк зонасы” Барселонаның Сантс-Монтжуик районында урнашкан. Янәшәдә генә Каталония провинциясенең төп юл артериясе С-31 шоссесы уза. Әлеге логистик зонаның үзенчәлеге - Барселона порты белән Барселона аэропорты арасында урнашуында.. “Франк зонасы” белән танышу барышында Рөстәм Миңнехановка шулай ук парк Mercabarna Барселона агросәнәгать паркын да күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International