Бүген "Татэнергосбыт" ААҖ директоры Рифнур Сөләймановка 50 яшь! Шушы үркәм бәйрәм белән аны Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин тәбрик итте.
Предприятиенең буган куәтләрен мөмкин кадәр нәтиҗәле файдалануга ярдәм итәрлек ышанычлы чимал белән тәэмин итү – хәзерге вакытта "Казаноргсинтез"ААҖ җитәкчелеге алдына куелган төп бурыч. Бу турыда бүген компания акционерларының еллык йомгак җыелышында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов хәбәр итте.
2012 елга компания эшчәнлегенең йомгаклары турындагы нотык белән "Казаноргсинтез" генераль директоры Фәрид Миңнегулов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, үткән елны акционер җәмгыять яхшы финанс күрсәткечләре белән тәмамлады. Хисап чорында чиста табыш 3,28 млрд сумнан артык булды, бу алдагы ел белән чагыштырганда 7,5 мәртәбәгә артыграк. 2011 ел белән чагыштырганда ул 22% ка артты һәм 45,5 млрд сум тәшкил итте, җитештерүнең физик күләмнәре 16%ка артты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итте. Россия Федерациясе Президентының ТР буенча кабул итү бүлмәсендә Рөстәм Миңнеханов республика халкының мөрәҗәгатьләрен тыңлады һәм мәсьәләләрен хәл итәргә тырышачагында ышандырды.
Чистай районында торучы күп балалы гаилә Татарстан Президентына барлык балалары һәм үзләре сыярлык микроавтобус сорап мөрәҗәгать итте. Ун бала анасы җәй көнне гаиләсе белән Казандагы Универсиадага барырга планлаштыруы турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов микроавтобус алырга булышырлык спонсорлар белән сөләшәчәген әйтте. «Якын тирәдә сезнең үтенечегез хәл ителер дип уйлыйм», - дип ышандырды күп балалы ананы ТР Президенты.
2013 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына 42,9 млрд. сум керде, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 36,1 млрд. сум тәшкил итте, федераль чаралар – 6,8 млрд. сум.
Республика бюджетына үз керемнәре 28 млрд. сум керде.
Бу турыда бүген Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында барлык Татарстан Республикасы муниципаль районнары белән узды. Аны Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Төп тема 2013 елның I кварталында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлешенә йомгак ясауга һәм 2013 елга Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычларына багышланды.
Без бюджет акчаларын эффектив кулланырга тиеш, чыгымнарны, өстәмә керемнәр булыр дип, кабартырга тиеш түгел. Шуның турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә белдерде.
Киңәшмә бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында узды, 2013 елның 1 кварталына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм республика финанс, казначылык һәм салым органнарының 2013 елга бурычлары - төп тема булды.
Рөстәм Миңнеханов 2013 елның 1 кварталында сальдолаштырылган финанс нәтиҗә 17 %ка үткән ел белән чагыштырганда азрак булуы турында хәбәр итте. Бу икътисадтагы гомуми тенденцияләрне күрсәтә. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, 2013 елның 1 кварталында табышка салымнан керемнәр 2012 елның беренче кварталы белән чагыштырганда 18 %ка азрак.
Россия икътисадына әлегә рецессия янамый, дип уйлый финанслар министры Антон Силунов.
"Россияне ниндидер рецессия көтә дип әйтү дөрес түгел", - дип белдерде ул "Россия 24" телеканалына биргән әңгәмәсендә.