ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2012 ел
җомга

Греция финанс министры өчлек инспекторларына илнең алдагы ике елда дәүләт чыгымнарын тагын 11,5 млрд. еврога киметү планын күрсәтте. Әлеге программасыз греклар Европадан бүтән ярдәм ала алмыячак һәм банкротка сыгачак.

Документ Греция өчен тагы да катырак саклы булуны аңлата. Дәүләт секторында тагын хезмәт хакы һәм пенсяиләр кими. Әкеренләп 40 мең дәүләт хезмәткәре кыскартылачак. 

Дәүләт Думасының бюджет һәм салым буенча комитеты җомга көнне узган утырышында авыл хуҗалыгы өлкәсендә табышка салым һәм башка салымнарда ташламалар буенча вакыты чикле булмаган нульле ставка турында закон проектын икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

Документны Бердәм Россия партия депутатлары Россиянең ВТОга керү нәтиҗәсен аграр-сәнагать комплексы өчен йомшатруга юнәлдерелгән закон проектлары белән беррәттән кертте.

Закон проектынына икенче укылышка кертелеүче үзгәртмәләр авыл хуҗалыгы өчен табышка салым буенча нульле ставка урнашачак. Комитет утырышында Финанс министрлыгы вәкилләре бу үзгәрешене хуплады. 

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы беренче вице-премьер Игорь Шуваловта узган утырыш нәтиҗәсендә кызыксынган ведомстволар белән финанс базарында мегарегулятор барлыкка китерү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырырырга тиеш, дииде "Прайм" агентлыгына утырышта катнашучыларның берсе.

Хөрмәтле хезмәттәшләрем!

Сезне чын күңелдән финансист көне белән котлыйм!

Финанслар белән бәйле эш беркайчан да җиңел булмаган. Бер яктан акчаларны җыю, туплау авыр булса, икенче яктан аларны җәмгыять өчен файдалы итеп тоту тагы да мөһимрәк. Бу таләпләрне тормышка ашыру безнең профессия кешеләренең төгәл, кешелекле, намуслы һәм гадел булуын сорый.

Финанс системасы югары сыйфатлы дәрәҗәгә ирешеп бара. Салым һәм бюджетка бәйле законнар системасы камилләшә, яңа, заманча информацион технологияләр кертелә. Финанс системасын реформалауга төпле һәм үлчәнгән алымнар куллану нәтиҗәсе бу.  

Финансистлар исә үзгәрешләр, яңартуларга әзер, югары профессиональ, үз эшләре өчен җаваплы һәм илебез, республикабыз җитәкчелеге куйган мәсьәләләрнең мөһимлеген яңлап эшли.

Акча ресурсларын дөрес планлаштыру һәм бүлү, акчаның нңтиҗәлелекле тотылуын тәэмин итү, керем чыганакларының үсеше һәм башка мәсьәләләрне финансист җаваплы һәм җиренә җиткереп эшләргә тиеш.  Татарстан Республикасы финанс министрлыгы үз тәҗрибәсенә, хезмәткәрләненең профессиональлегенә таянып, киләчәктә дә бу мәсьәләләрне хәл итеп киләчәгенә ышанам.

Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, илебез һәм республикабыз өчен тырышып хезмәт итүегезне телим!

АТЭС икътисады халыкның финанс белемен үстерүче системалы сәясәт б лдырырга  мохтаҗ, шул исәптән бу өлкәдә милли стратегияләрне тормышка ашыруда да,  диде РФ Финанс министры Антон Силуанов АТЭС финанс министрлары очрашуына нтиҗәләр ясап  "Прайм" агентлыгына биргән әңгәмәсендә.

Россия Федерациясе Финанс министрлыгында парламентның федераль бюджетка үзгәртүләр кертүне чикли торган закон проектын әзерли. Әлегә хәтле Дәүләт Думасы депутатлары бюджетның өлешләрен - бүлек һәм бүлечәләрен раслый һәм кире кага. Инициатива исә, тулысынча бюджет белән килешү яки килешмәүне күзаллый.

Министрлыктагы чыганак билгеләгәнчә, депутатларның вәкаләтләрен бөтенләй чикләү турында сүз бармый.

"Парламент 10 млрд. сумнан артык булган проектларны расларга хаклы. Шулай ук федераль максатчан программаларны һәм федераль адреслы инвестицион программаларны депутатлар төзәтә алмау турында да бәхәсләр бара", - ди чыганак.

"


6
сентябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
РФ Финанс министры урынбасары Алексей Саватюгин Җинаять кодексының "Финанс пирамидаларны оештыру" статьясына төзәтмәләр әзеләнү турында хәбәр итте.
"Без җинаять кодексына үзгәртүләр кертү турында проект эшләп чыгардык. Бу кызык булырга мөмкин. Без җинаять кодексына "Финанс пирамидаларын оештыру" исемле яңа 159 статья кертәбез", - дип белдерде ул "Россия Банклары - 21 гасыр" банк форумында.  
Россия Финанс министрлыгы башкарма федераль органнар арасында 2012 елның беренче яртыеллыгында финанс идарәсе сыйфаты буенча рейтинг төзеде. Рейтингтан күренгәнчә, Спорт министрлыгы, Элемтә һәм массалы коммуникацияләр Министрлыгы һәм чит илләр буенча эш Министрлыгы иң начар күрсәткечләргә ия.   
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев Финанс министрлыгы һәм Икътисад үсеше министрлыгына федераль максатчан программаларны раслау тәртибенә үзгәртмәләр кертү һәм аларны финанслауда төзәтмәләр кертү буенча тәкъдимнәр кертәргә кушты.
Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 5-6 сентябрьдә республика муниципаль шәһәр һәм районнарының 2013 елга җирле бюджетларын формалаштыру буенча финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International