Бүген Казанда Росия финанс министрының урынбасары Сергей Шаталов Татарстанның нефть сәнәгате вәкилләре белән нефть тармагына бәйле салымнарга кагылышлы мәсьәләр буенча фикерләрне өйрәнде.
Мәсәлән, нефть тармагы өчен "60-66-90" системасының нәтиҗәләре тикшерелде. Исегезгә төшерәбез, "60-66-90" нефть һәм нефт продуктларына экспорт пошлинасы санауның яңа методикасы РФ Хөкүмәте карары белән узган елның 1 октябреннән гамәлгә керде.
РФ финанс министры Антон Силуанов нефтькә бәя югары булган очракта 2012 елга федераль бюджетның профицитлы үтәлү мөмкинлеген күздән чыгармый. "Тышкы икътисадый конъюктура шундый ук уңайлы калган очракта, бюджет профициты булырга мөмкин", - диде ул журналистларга. Шул ук вакытта министр булырга мөмкин профицит күләмен әйтмәде.