ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 санлы карары нигезендә ел саен “Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсы үткәрелә.

2024 елда Татарстан Республикасында республика территориясендә эшчәнлек алып баручы биш югары белем бирү оешмасы базасында төзелгән алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына финанс ярдәме күрсәтү дәвам итә.


12
апрель, 2024 ел
җомга

ВЦИОМ тикшеренүе буенча, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында хәбәрдарлык дәрәҗәсе 76% тәшкил итә. Илкүләм финанс тикшеренүләре агентлыгы тикшеренүләре буенча, сораштырылган эшкуарларның 83% бизнеска ярдәм чаралары турында белә. Бүген Россиядә үз бизнесын 6,3 млн кече һәм урта эшкуарлык субъекты һәм 10 млн га якын үзмәшгуль үстерә. Шулай итеп, аларның 13 миллионнан артыгы илкүләм проект кысаларында гамәлгә ашырыла торган ярдәм программалары турында белә.


11
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 1 апреленә Татарстан Республикасы дәүләт әҗәте күләме 117,3 млрд.сум тәшкил итә (шул исәптән федераль бюджет кредитлары буенча йөкләмәләр – 107,7 млрд. сум һәм Татарстан Республикасының дәүләт гарантияләре буенча бирелгән йөкләмәләре – 9,6 млрд. сум).


8
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Агымдагы елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан төбәктә мәдәният өлкәсен үстерү концепциясен алга таба эшләү максатыннан Татарстан Республикасында мәдәниятнең хәзерге торышын комплекслы тикшерү үткәрү планлаштырыла.


5
апрель, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы спортчыларына ярдәм итү максатыннан, егерме елдан да ким булмаган хезмәт стажы булган, Россия Федерациясе яки СССР җыелма командалары составында олимпия, паралимпия һәм сурдлимпия спорт төрләре буенча күренекле нәтиҗәләргә ирешкән Татарстан Республикасы спортчыларына айлык гомерлек дәүләт пособиеләре күләме билгеләнде.


4
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 31 маендагы 696 санлы карары белән расланган Россия Федерациясенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча проектларны гамәлгә ашыру планлаштырыла.


3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2024 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 24 маеннан 633 санлы карары белән расланган Татарстан Республикасында коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү буенча региональ программа кысаларында су белән тәэмин итү, су чыгару, җылылык белән тәэмин итү объектларын капиталь ремонтлау, реконструкцияләү, төзү буенча чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә.

Федерация Советы пленар утырышта дәүләт һәм муниципаль милекне хосусыйлаштыруның нәтиҗәлелеген арттыру һәм кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен мондый хосусыйлаштыру процессында катнашуны җиңеләйтү өчен эшләнгән законны хуплады.


2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

2023 елда Татарстан Республикасының Баулы һәм Кукмара муниципаль районнары кече шәһәрләр һәм тарихи торак пунктлар арасында уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары буенча бөтенроссия конкурсында җиңүче дип игълан ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International