ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 1 февраленә Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан гомуми суммасы 3,2 млрд сум яки еллык билгеләнешләрнең 4,7 проценты булган максатчан бюджетара трансфертлар керде. Керемнәр буенча төп юнәлешләр:

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы ихтыяҗларын тәэмин итү максатларында бердәнбер тәэмин итүчедән (подрядчы, башкаручы) дәүләт ихтыяҗлары өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алуны гамәлгә ашыру турында» 2022 елның 24 мартыннан 268 санлы карары гамәлдән чыгарылды. Тиешле документ федераль дәрәҗәдә төбәкләрнең бердәнбер тәэмин итүчедән үз очракларын һәм сатып алу тәртибен билгеләү хокукын бетерү белән бәйле рәвештә кабул ителгән.

Россия Федерациясе Хөкүмәте Дәүләт Думасына «Россия Федерациясе Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» 532893-8 номерлы Федераль закон проектын кертте.


13
февраль, 2024 ел
сишәмбе

2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин инициативасы белән булдырылган «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыруга 25 547,7 мең сум каралган, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбеннән – 20 693,6 мең сум.

 “Пилотсыз авиация системалары” илкүләм проекты составына керүче «Ил пилотсыз авиация системаларына ихтыяҗны стимуллаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына пилотсыз авиация системаларын эшләү, җитештерү һәм эксплуатацияләү өлкәсендә белем бирү процессларын гамәлгә ашыру өчен белем бирү оешмаларын җиһазлауга 244 144,6 мең сум күләмендә субсидияләр биреләчәк.

2024 елның гыйнвар ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар 3,6 млрд. сум тәшкил итте (планлы билгеләнешләрнең 8,4 проценты), шул исәптән:


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның бюджет даирәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы буенча 2012 елның 7 маендагы Указлары үтәлеп килә. Бу эшнең нәтиҗәләре шактый.


9
февраль, 2024 ел
җомга

Бу көннәрдә «Казан (Идел буе) федераль университеты» Идарә, икътисад һәм финанслар институтының 3 һәм 4 курс студентлары Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында практика узалар.


8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2024 елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрүгә бәйле чыгымнарны финанс белән тәэмин итүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә рәвештә 67,5 млн. сум акча бүлеп бирелде.

2021 елдан Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин инициативасы белән булдырыган «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм» федераль проекты кысаларында предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләренә һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру чаралары гамәлгә ашырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International