ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2021 ел
шимбә

Татарстанда аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасы буенча барлык чаралар да үтәлгән. Аларга 739 гаилә кертелгән иде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.


24
декабрь, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Әлеге документны кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле.

Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем алганда оешмалар мөлкәтенә салым турында законның 3 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителде. Документ кайбер салым түләүчеләр өчен ташламалы салым ставкасын билгели.

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2021 елга, 2022 һәм 2023 еллардагы план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. 

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы бурычны һәм салымнарның вакытында җыелмый калган өлешен кыскарту мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында чираттагы киңәшмә уздырды. Чарада  шулай ук Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палаталары (идарәләре, комитетлары) вәкилләре катнашты.


22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы коллективы сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Лаеш интернат-мәктәбе укучыларын Яңа 2022 ел белән котлады һәм татлы бүләкләр тапшырды.


21
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

«2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2021 елның 25 ноябрендәге 86-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законында кече һәм урта бизнеска ярдәм саклана. Моннан тыш, агымдагы елда муниципаль район территориясендә урнашкан сәнәгать паркы территориясендә урнашкан инфраструктура объектларыннан файдаланучы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен кайбер салымнар буенча яңа ташламалар билгеләнде.


20
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә Әлмәттә В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы утырышы узды. Утырышта 2021 елның 11 ае эчендә «Татнефть» ГАҖ бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм 2022 елның гыйнвар аена һәм беренче кварталына бюджет расланды.


17
декабрь, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узды. Катнашучылар 2021 елда республиканың берләштерелгән бюджетының көтелүче үтәлеше турында фикер алыштылар, 2022 елга бурычлар билгеләделәр.


16
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Иртәгә, 17 декабрьдә, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Федераль казначылык идарәсенең 2021 елга Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын көтелгән үтәү йомгаклары һәм республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының 2022 елга бурычлары буенча уртак коллегиясе узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International