ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2022 ел
чәршәмбе

Федераль бюджетның нефть-газ керемнәренең төп дәрәҗәдән нефтькә булган бәяләрне арттыру белән бәйле рәвештә көтелә торган өстәмә күләме 2022 елның гыйнварында 493,2 млрд. сум күләмендә фаразлана.

30 декабрьдә 3.0 ФОТ федераль программасы буенча ташламалы финанс алуга гаризалар бирү вакыты бетә. Бу датага банкларга мөрәҗәгать иткән 684 эшкуар 3% белән 2,3 млрд.сумлык кредит алган.


10
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2021 елның гыйнвар-декабрендә (уртача еллык) баррель өчен 69,0 доллар күләмендә, 2020 елда - $41,73 баррель өчен. Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2021 елның декабрендә баррель өчен $72,71 күләмендә формалашкан, бу 2020 елның декабренә караганда 1,5 тапкырга югарырак ($49,37 баррель өчен).

Ел башыннан Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган финанс программалары буенча республика бизнесы 1 млрд сумнан артык кредит акчаларын җәлеп итте.


8
гыйнвар, 2022 ел
шимбә

2021 елда Татарстанда 12 федераль проект һәм 44 республика төзелеш һәм капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырылды. Быел ТР Төзелеш министрлыгы алты илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашачак, алар кысаларында 12 федераль проектка керүче 90 объект төзелешен мониторингларга кирәк. Хәзерге вакытта профильле федераль министрлыклар һәм ведомстволар белән барлык объектлар буенча килешүләр төзелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


4
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Россиянең Urals экспорт нефтенең уртача бәясе 2021 елның декабрендә 1,5 тапкырга арткан - баррель өчен 72,71 долларга кадәр, диелә Россия Финанс министрлыгы хәбәрендә.


28
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин “Теләкләр чыршысы” акциясе кысаларында Әлмәттән 4 яшьлек кызның яңа ел теләген үтәде.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советы утырышын уздырды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 6 инвестицион проект каралды.

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы муниципаль берәмлекнең инвестицион сөйкемлелеге буенча иң яхшы презентациягә республика конкурсы игълан итә. Бәйгенең спонсоры - Haier компаниясе.


27
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

Өстенлекләр булып төрле яшьтәге белем бирү продуктларын цифрлаштыру, максатчан аудиторияләрне колачлауны киңәйтү һәм аларның җәлеп ителүен арттыру, финанс хезмәтләрен кулланучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, шул исәптән аларны мошенник схемалардан яклау торачак. Уку программаларына финанс белемен кертү дәвам итәчәк. 10-11 сыйныфлар өчен гамәлдәге уку дисциплиналары кысаларында финанс белеме элементларын укытуны ныгыту планлаштырыла (2022 елдан ул инде 1-9 сыйныфларда мәҗбүри).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International