Онлайн-форматта узган «Инфраструктурага сыйфатлы инвестицияләр. Төп аспектлар" стратегия сессиясе кысаларында инфраструктура проектларын бәяләү һәм сертификацияләүнең милли системасын тәкъдир итү узды. Ул РФ ВЭБ, ГЧП һәм AECOM вәкилләре катнашында булды. Әлеге системаны эшләү Россия Финанс министрлыгы ярдәмендә сыйфатлы инфраструктура инвестицияләре принципларын кертү кысаларында узды.
Россия Финанс министрлыгы тарафыннан 2021 елга һәм 2022-2023 елдагы план чорына федераль бюджетның төп параметрларын формалаштыру үзенчәлекләрен билгели торган бюджет законнарына төзәтмәләр эшләнде.
Чит ил валютасын сатуга җибәрелә торган акчаларның гомуми күләме 2020 елның сентябрендә 54,0 млрд сум тәшкил итә. Операцияләр 2020 елның 7 сентябреннән 2020 елның 6 октябренә кадәр үткәреләчәк, димәк, чит ил валютасын сатуның көндәлек күләме эквивалентта - 2,5 млрд сум тәшкил итәчәк.
Россия Финанс министрлыгы Авито кебек электрон мәйданчыклар һәм социаль челтәрләр кулланып, тотылган әйберләрне сатудан алына торган физик затлар керемнәренә бернинди яңа салымнар кертергә тәкъдим итми.
Петр Казакевич җитәкләгән департамент министрлыкның Россия Федерациясенең эчке һәм тышкы дәүләт бурычы өлкәсендә дәүләт сәясәтен эшләү функциясен башкара. Департамент Россия Федерациясе алдында чит ил заемщикларының бурычларын җайга салу мәсьәләләрен дә кертеп, Россия Федерациясе тарафыннан дәүләт гарантияләрен бирү, исәпкә алу һәм үтәү, дәүләт кредитлары бирү мәсьәләләрен җитәкли. Моннан тыш, Россия Федерациясе алдында акчалата йөкләмәләр буенча бурычларны җайга салу һәм кайтару, шулай ук Милли иминлек фонды чаралары белән идарә итү мәсьәләләредепартамент карамагында бар.
2020 елның 2 сентябрендә Россия Финанс министрлыгында Россия Федерациясендә финанс белемен арттыруның гомуми стратегиясе кысаларында Чуваш Республикасында 2020-2023 елларга финанс белемен арттыру буенча хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.
Аны финанслар министры урынбасары Т.И. Максимов, Чуваш Республикасы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы О.А. Николаев, Россия Банкы Рәисенең беренче урынбасары С.А. Швецов, Россия Банклар ассоциациясе Советы рәисе, Финанс базарлары буенча Дәүләт Думасы Комитеты рәисе, Чуваш Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты А.Г. Аксаков имзалады.
2020 елның 8 сентябрендә РФ финанслар министры Антон Силуанов, Мәскәү мэры Сергей Собянин, РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина һәм ВТБ Банкы Идарәсе рәисе - Президенты Андрей Костин катнашында «Россия икътисады һәм финанс базарлары - пандемиядән соң тормыш бармы» Мәскәү финанс форумының стратегик сессиясе узачак.
2020 елның гыйнвар-август айларында Urals маркалы нефтькә уртача бәя баррель өчен $ 40,83 тәшкил иткән, 2019 елның гыйнвар-августында - баррель өчен $64,54 күләмендә формалашкан иде.
Urals маркалы нефтькә уртача бәя 2020 елның августында баррель өчен 44,51 доллар күләмендә формалашкан, бу 2019 елның августына караганда 1,3 тапкырга түбәнрәк ($59,38 баррель өчен).
Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразын формалаштыруга бердәм алымнар нигезендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан 2021-2023 елларга районнар һәм шәһәрләр бюджетларының керемнәренең һәм чыгымнарының фараз күрсәткечләре әзерләнгән, бюджетара трансфертларны исәпләү өчен җирле бюджетларга нигез итеп алыр өчен күрсәткечләр төзелгән.
Бүген эре салым түләүчеләр - предприятиеләр белән киңәшмә узды, анда Татарстан Республикасы финансминистры Радик Гайзатуллин чыгыш ясады. Аның доклады белән җитәкчелекнең рәсми чыгышлары бүлегендә танышырга мөмкин.