ЯҢАЛЫКЛАР


15
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Россия Финанс министрлыгының «Россия Федерациясендә халыкның финанс белем дәрәҗәсен арттыруга һәм финанс белемен үстерүгә ярдәм» проекты кысаларында оештырылган масштаблы онлайн-чара -  VII Гаилә финанс фестивале узды. Онлайн-фестивальдә катнашучыларның гомуми саны 18 000 кешедән артып китте, алар өчен 13 һәм 14 июньдә фестиваль сайтында www.familymoneyfest.ru балалар һәм өлкәннәр өчен акча белән дөрес эш итү темасына 50 дән артык төрле активлык оештырылды.


12
июнь, 2020 ел
җомга

Гамәлдәге чынбарлыкта шәхси һәм гаилә бюджетын оптимальләштерү, кредит йөкләнешен киметү һәм дәүләттән социаль ярдәм алу мәсьәләләре илебезнең күпчелек халкы өчен мөһим һәм кирәкле. 2020 елның 13 һәм 14 июнендә беренче тапкыр онлайн-форматта узачак VII Гаилә финанс фестивалендә катнашучылар шәхси финансларда тәртип урнаштыру, саклык акчаларын саклау өчен нинди инструментлар сайлау һәм кризиска каршы финанс планын ничек булдыру турында беләчәк.


11
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясеннән 2019 елда бюджет керемнәре, таможня җыемнары һәм пошлиналары, социаль фондларга күчерүләр 1 триллион 95 млрд. сум күләмендә тупланган. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатулин хәбәр итте.

2020 елның гыйнвар-май айларында федераль бюджет  үтәлеше нең төп күрсәткечләре алдан түбәндәгечә бәяләнә:

- кергән керемнәр күләме - 7 890 899,2 млн. сум, яисә «2020 елга һәм 2021 һәм 2022 еллар план чорына федераль бюджет турында» Федераль закон белән расланган федераль бюджет керемнәренең гомуми күләменә карата 38,3%-ка;

- чыгымнарны үтәү - «2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның план чорына федераль бюджет турында» Федераль закон белән расланган федераль бюджет чыгымнарының гомуми күләменә 8 300 016,6млн. сум яисә 42,2%-ка, һәм, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, федераль бюджетның җыелма бюджет язмасына 37,8%-ка.

2019 елда социаль өлкә учреждениеләрен һәм чараларын финанслауга чыгымнар Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетында 191,3 млрд. сум яисә чыгымнарның гомуми күләменең 59%ы, республика бюджеты буенча - 149,3 млрд. сум тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы финанслар министры Радик Гайзатуллин 2019 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы доклад белән чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында хәбәр итте.

Бүген иртәнге сәгать 10 да алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унынчы утырышы ачылды.

Дәүләт Советы Президиумы унынчы утырышта карарау өчен16 мәсьәләне  тәкъдим иткән иде.

Беренче укылышта Татарстан Президенты тарафыннан кертелгән 2019 елгы республика бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы закон проектлары каралачак.

Бүген Дәүләт Советы утырышында ике закон проекты беренче һәм өченче укылышта кабул ителде, алар белән республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелә.

Беренче закон проекты Россия Президенты Владимир Путинның 2020 елның 1 сентябреннән укытучыларга сыйныф җитәкчелеге өчен айлык акчалата түләү турындагы йөкләмәсен үтәү йөзеннән эшләнгән. Закон проекты тарафыннан Татарстан Республикасы Бюджет кодексына 9.2 нче кушымтага үзгәрешләр кертелә, ул республика бюджетыннан муниципаль районнар һәм шәһәр округлары бюджетларына һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем, шулай ук балаларга өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә субвенцияләрне исәпләү методикасын билгели. Айлык акчалата түләүне тәэмин итүгә субвенцияләр һәр муниципаль берәмлек өчен каралган.

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында 2019 елда республика бюджеты үтәлеше турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.


10
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Россия Финанс министрлыгы 2020 елның 9 июнендә, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, эшсезлек буенча пособиеләр түләүгә 56,2 млрд сум күчерде. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Резерв фондыннан өстәмә акчалар бүлеп бирү эшсез дип танылган барлык гражданнарны үз вакытында һәм тулы күләмдә тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. РФ Хөкүмәтенең Резерв фондыннан эшсезлек буенча пособиеләргә РФ субъектлары бюджетларына субвенцияләр бирүгә өстәмә акчалар бүлеп бирү турындагы күрсәтмә РФ Хөкүмәте утырышында 2020 елның 4 июнендә хупланды.


9
июнь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 8 июнендәге вице-премьерлар белән киңәшмәдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Россия Финанс министрлыгының федераль бюджет чыгымнарының өстенлеклеләрен ачыклау эшен югары бәяләде. Эш 2020 елның мартыннан министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә алып барыла. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Резерв фондына 600 млрд сумга якын акча җыя алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International