Икътисадны алдан үстерү якын киләчәктә өстенлекле юнәлеш булып тора, аннан башка күп өлкәләрдә, иң беренче чиратта социаль өлкәдә, яхшыруга ирешү мөмкин түгел дип белдерде РФ президенты Владимир Путин. Бу хакта ул җомга көнне Россия Сәнәгатьче һәм эшмәкәрләр союзы съезды утырышында хәбәр итте.
РФ Хөкүмәте цифрлы икътисад программасын гамәлгә куюга бәйле 25 артык закон проектын Дәүләт Думасының язгы сессиясендә кертергә планлаштыра. Бу хакта Россия бизнесы атнасы кысаларында Цифрлы икътисад буенча хөкүмәт ярдәмче комиссия җитәкчесе – Хөкүмәт аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Максим Акимов хәбәр итте.
Документны барлык фракцияләр дә хуплады.
Россия Финанс министрлыгы халыкның валюта алмашуы буенча операцияләренә салым кертүне планлаштырмый. Бу хакта финанс министры урынбасары Илья Трунин хәбәр итте.
РФ Финанс министрлыгы күчемле милеккә салымны бетерү фикереннән баш тартмый дип җиткерде министр урынбасары Илья Трунин.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы тупланма бюджетына салымнар буенча бурычларны киметүдә муниципалитетлар белән берлектә башкарылган эш мәсьәләләре тикшерелде.
2018 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы Финанс министрлыгы һәм Казначылык департаменты белгечләренә вебинарда катнашуны оештырды. Ул “2018 елда бюджетлар үтәлешен, бюджетара мөнәсәбәтләрне норматив хокукый көйләү һәм максатчан средстволарның казначылык озатуы” темасына баглышланды. Чараны “Контакт мөнәсәбәтләр форумы” Россия Федерациясе Финанс министрлыгы белән бергәләп үткәрә.
2018 елның 1 февралендә коррупциягә каршы тору буенча Татарстан Республикасы финанс министры каршындагы комиссиянең чираттагы утырышы узды.
2018 елның 30 гыйнварында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды. Аларда 2017 елда җирле бюджетларның үтәлеше һәм 2018 гыйнвар аенда көтелгән җирле бюджетларның үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Компаниянең 2017 елда бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның февраленә бюджеты расланды.